Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.

«Тукай йолдызлыгы» бәйгесе 8 номинацияне үз эченә ала. «Тукай тәрбиясе» номинациясендә Түбән Каманың 64нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, балалар язучысы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова 2нче призлы урынга ия булган. Котлыйбыз!

Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.