25 июльдә Югары Чаллы авылында беренче тапкыр «Авылча» этнофестивале узачак. Бәйрәмгә шәһәр халкы, район кунаклары һәм милли мәдәният белән кызыксынучылар чакырыла.

Фестиваль программасы бай һәм төрле чараларга бай. Кунакларны авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары, осталык дәресләре, спорт ярышлары һәм зур концерт программасы көтә.

Сәхнәдә җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең махсус кунаклары — Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, DJ Рөстәм Алиев, Альбина Абрамова һәм Азалия Яфясова.

Фестиваль кунаклары авыл тормышының үзенчәлекләре белән таныша, татар халкының мәдәниятен, фольклорын, гореф-гадәтләрен һәм иҗатын якыннан күрә алачак.

Бәйрәм көндезге сәгать 12.00дә башлана.

«Авылча» этнофестивале Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.