Керәшен халкының гасырлардан килгән рухи мирасын саклау, аны яшь буынга тапшыру максатыннан Түбән Камада традицион мәдәният фестивале узды. «Гаилә» паркында дүртенче тапкыр оештырылган бәйрәм җыр-моңга, милли киемнәргә һәм халык гореф-гадәтләренә бай булды.
Бу көнне тарих белән бүгенге көн очрашты. Сәхнә түрендә — керәшен җырлары, күңелләрдә — әби-бабайлардан калган моң. Бәйрәмгә җыелган халык өчен һәр чыгыш, һәр бизәк, һәр кул эше үзенә күрә бер хатирә булды.
Фестиваль сәхнәсендә Түбән Кама шәһәре һәм районы иҗат коллективлары белән беррәттән, күрше районнардан килгән ансамбльләр дә, аерым җырчылар да чыгыш ясады. Милли киемнәр бәйрәмнең иң күркәм бизәге булды. Чигүле күлмәкләр, көмеш тәңкәләр, буыннан-буынга күчкән бизәнү әйберләре — барысы да халык тарихын саклаучы кадерле ядкарьләр.
Түбән Кама районында яшәүче Рая Петрова да үзенең борынгы киемнәрен кадерләп саклый. Аның күлмәге, муенсасы һәм чабатасы әбисеннән калган.
Дүртенче тапкыр уздырылган фестиваль инде район чикләрен үтеп, республика күләмендә танылган мәдәни вакыйгага әверелде. Аның төп максаты — керәшен халкының үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи байлыгын саклау.
Бәйрәм мәйданында һәркем өчен күңелле мохит булдырылган иде. Милли уеннар, спорт ярышлары, китап күргәзмәсе эшләде. Теләүчеләр кыр чәчәкләреннән үзенчәлекле панно ясау буенча осталык дәресендә катнашты. Быелгы фестиваль Түбән Кама шәһәренең 60 еллык юбилеена багышланды.
«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узган фестиваль дуслык һәм татулык бәйрәменә әверелде. Мәйданда керәшен моңы яңгырады, ә халык җыр-биюләр аша бердәмлек хисен тагын бер кат тойды.
Альбина Вәлиева
MAX
