Милли бизәкләр белән баетылган заманча интерьер, якты кабинетлар, яңартылган ашханәләр, спорт һәм актлар заллары — Түбән Каманың алты мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланып килә. Уку йортларындагы үзгәрешләр белән шәһәр мэры Радмир Беляев һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин танышты.

Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә капиталь ремонт нәтиҗәләре аеруча сизелерлек. 58 еллык тарихы булган уку йорты хәзер укучыларны яңартылган, якты һәм уңайлы мохиттә каршы алырга әзер. Кабинетлар заманча җиһазлар белән тулыландырылган, интерьерда татар милли бизәкләренә дә урын бирелгән.

Гимназия директоры Раилә Ульданова кунакларга ремонт проекты белән таныштырды. Анда бинаның элекке һәм хәзерге торышын чагыштырып күрсәтүче материаллар да тәкъдим ителгән. Уку йорты герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Биредә аның бюсты һәм тормышы һәм иҗатына багышланган мәгълүмат стенды урнаштырылган. Гимназиядә шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән тематик чаралар даими үткәрелә.

Радмир Беляев һәм Илсур Һадиуллин яңартылган кабинетларны, спорт һәм актлар залларын карап чыкты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Махсус комиссия 35нче лицейда да булды. Биредә капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Проектны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 100 миллион сум акча юнәлдерелгән. Кабинетлар һәм лабораторияләр өчен җиһазлар сатып алуга сәнәгать предприятиеләренең берсе өстәмә рәвештә 50 миллион сум ярдәм күрсәткән.

Быел Түбән Камада барлыгы алты мәктәп яңартылды. Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия һәм 35нче лицей Татарстан Рәисе ярдәме белән төзекләндерелсә, тагын дүрт уку йорты федераль программа кысаларында ремонтланды.