Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин 1 сентябрьдән Түбән Кама мәктәпләрендә кертеләчәк яңалыклар турында сөйләде.

Дәрес вакытында мобиль телефоннар куллануны тыю турындагы боерык үз көченә керә. 31нче лицейда һәм 33нче мәктәптә укучыларның тәртибенә билге куела башлаячак.

Җәмгыять белемен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны кими: әлеге фән 9нчы сыйныфтан гына укытыла башлаячак. 5нче сыйныфта инглиз теле атнага өч дәрес урынына ике дәрес булачак. Ә тарих фәнен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны, киресенчә, артачак.

2027 елның гыйнварыннан 5нче сыйныфларда «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа фән укытыла башлаячак.