Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Камадагы Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә булды. Эшлекле сәфәр барышында ул яңартылган уку йорты бинасын карады, укучылар һәм педагоглар белән аралашты.


Муса Җәлил исемен йөрткән гимназиядә патриотик тәрбиягә һәм татар телен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Укучылар шагыйрьнең иҗатын өйрәнә, аның тормышы һәм батырлыгы турында белемнәрен арттыра.

Узган уку елында тугызынчы сыйныфның алты укучысы татар теленнән имтихан сайлаган. Аларның дүртесе «бишле», икесе «дүртле» билгесе алган. Быелгы укучылар да имтиханнарны яхшы тапшырырга сүз биргән.

«Хәзер уку өчен бөтен мөмкинлекләр бар, без имтиханнарны яхшы тапшырырга сүз бирәбез», — дип белдергән укучылар.

58 еллык тарихы булган гимназия капиталь ремонттан соң заманча кыяфәткә кергән. Уку бүлмәләре якты һәм уңайлы итеп җиһазландырылган, бинаны бизәүдә милли элементларга да зур урын бирелгән.

Төзекләндерү эшләре Татарстан Рәисе ярдәме белән башкарылган. Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген гимназиядә 500гә якын бала белем ала.

Яңартылган кабинетлар арасында хезмәт дәресе бүлмәсе дә бар. Биредә кызлар токмач җәяргә һәм кисәргә өйрәнә. Укучылар әзерләгән ризыкларны махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга да җибәрәләр. Гимназиядәгеләр әйтүенчә, алар шулай итеп еракта булган егетләргә туган як җылысын җиткерергә тели.

Марат Әхмәтов гимназия коллективының эшчәнлеген югары бәяләде һәм педагогларга, укучыларга уңышлар теләде.