Түбән Каманың 49нчы балалар бакчасында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонт тәмамланды. Эшләргә 58,5 миллион сум акча тотылган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мэр города Нижнекамск Радмир Беляев ведет беседу с детьми

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр, ишекләр, түбә һәм бүлмәләр яңартылган. Балалар бакчасында Түбән Кама мэры Радмир Беляев та булган. Ул коллективка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдергән.

Киләсе елда 83нче һәм 40нчы балалар бакчаларын ремонтлау планлаштырыла.