Түбән Кама мэры Радмир Беляев махсус хәрби операция барышында һәлак булган 25 солдатның гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара ЗАГС бүлегендә узды.
Каһарманнарның якыннары «Батырлык ордены», «Кыюлык өчен» медале, Суворов медале, «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале, II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медале, Жуков медале һәм «Новгородны азат иткән өчен» медале алдылар.
Әлеге бүләкләр — Ватанны саклаганда гомерен биргән якташларыбызның батырлыгына дәүләт тарафыннан бирелгән югары бәя.
Альбина Вәлиева
MAX
