Айнур Зәйнетдинов Түбән Кама районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде. Аны «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Александр Умников тәкъдим итте.

Айнур Зәйнетдинов Казан авиация институтын (КАИ) тәмамлаган. Җәзаларны үтәтү системасында 16 ел эшләгән.

Александр Умников сүзләренчә, аның төп бурычы — хакимият эшенең ачыклыгын арттыру, Башкарма комитет бүлекчәләрендә коррупция куркынычларын анализлау. Ул шулай ук хокукый актларны тикшерәчәк һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәчәк.