24 июльдә Түбән Камада күчмә диспансеризация үткәреләчәк. Табиблар Үзәк мәчете территориясендә кабул итәчәк.
Тикшерү узарга теләгән һәркем килә ала. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисын алып килү генә җитә.
Пациентларга уңайлы булсын өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым палаткалар урнаштырылачак. Анда анкета тутырырга, буйны һәм авырлыкны үлчәргә, кан басымын тикшертергә, ЭКГ үтәргә һәм кан анализы тапшырырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, күчмә флюорограф һәм маммограф та эшләячәк.
Альбина Вәлиева
MAX
