Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы КХЛ чемпионатының чираттагы Фонбет матчында «Сочи»ны җиңде. «Нефтехим Арена» боз сараенда узган очрашу 5:1 исәбе белән тәмамланды.
Матч 8 сентябрь кичендә узды. Түбән Кама командасы составында Никита Хлыстов, Дамир Җаһфәров, Рафаэль Бикмуллин, Андрей Белозёров һәм Артём Сериков берәр алка кертте. Кунаклардан исәпне Денис Венгрыжановский ачты.
Уеннан соң узган матбугат очрашуында «Нефтехимик»ның баш тренеры Игорь Гришин матчның җиңел булмавын билгеләп үтте.
«Нефтехимик» киләсе матчын 11 сентябрьдә үз бозында Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы үткәрәчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
