Түбән Камада район башлыгы кубогына шахмат турниры 16нчы тапкыр үткәрелә. Быелгы ярыш шәһәрнең 60 еллыгына багышлана. Бәйгедә 120дән артык шахматчы катнаша. Иң кечкенәсенә — 5, иң өлкәненә 80 яшь.

«База» креатив индустрия үзәгендә турнирны ачу тантанасы узды. Катнашучылар арасында 12 яшьлек Кәрим дә бар. Аның көндәше — берничә буын шахматчы тәрбияләгән тәҗрибәле остаз Габулла Әхмәтгалиев. Яшь уенчы өчен бу — осталыгын сынау һәм тәҗрибә туплау мөмкинлеге.

«Мин шахматта өч ел уйныйм. Ул бик кызык. Төрле турнирларда катнашам. Миңа бик ошый», - ди Кәрим Абдеев. 

Турнир дүрт көн дәвам итәчәк. Ярышлар ике шимбә һәм ике якшәмбе көнне узачак. Мондый график катнашучыларга уңайлы булсын өчен сайланган. Җиңүчеләр тугыз номинациядә билгеләнәчәк.

«Шахмат балаларның үсешенә беркайчан да комачауламый. Телефонда уйнаганчы, шахмат уйнасалар, тормышта күпкә өлгерерләр, уңышларга ирешерләр иде. Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кагыла», - дип билгеләп үтте турнирның баш хөкемдары Камил Шәйхетдинов. 

Бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә «База» креатив индустрия үзәгендә узачак.