Түбән Камада студентлар арасында «Геройлар узышы» хәрби-спорт ярышы алтынчы тапкыр узды. Катнашучылар физик әзерлекләрен күрсәтте, хәрби-тактик биремнәр үтәде. Әмма финишка 30 студентның 14е генә барып җитте.

Ярыш башында катнашучылар разминка ясады, аннары шәһәр буйлап йөгерде. Алты чакрымга сузылган юлда аларны төрле сынаулар көтте: шартлау тавышлары астында үрмәләп бару, каз адымы белән хәрәкәт итү һәм башка биремнәрне үтәү. Һәр этапта көч, җитезлек һәм чыдамлык кирәк иде.

Быел ярышта 30 студент катнашты, аларның өчесе — кызлар. Әмма катлаулы киртәләрне үтү һәркемнең дә көченнән килмәде. Кайберәүләр дистанциянең уртасында ук ярыштан төшеп калды.

Сынауларны «Сугышчан туганлык» оешмасындагы тәҗрибәле хәрбиләр әзерләде. Оештыручылар әйтүенчә, ярышның төп максаты — яшьләрнең физик әзерлеген һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәрен тикшерү.

Финишка барып җиткән 14 катнашучыга аксыл-зәңгәр төстәге тельняшкалар тапшырылды. Калган студентлар киләсе елда кабат үз көчләрен сынап карый алачак.