11 июльдә Түбән Камада велосипедчылар өчен парад узачак. Чарада катнашырга теләүчеләрне «Велики» паркында көтәләр.
Катнашучыларны теркәү һәм җыю иртәнге сәгать 10:00да башлана. Велоколонна сәгать 11:00дә юлга кузгалачак.
Велопарад маршруты шәһәрнең берничә урамы аша узачак. Катнашучылар «Велики» паркыннан старт алып, Яшьлек урамы буйлап хәрәкәт итәчәк. Аннары алар Корабельная урамы, Тынычлык проспекты һәм Мурадьян урамы аша узачак. Алга таба катнашучылар Красный Ключ бистәсе ягына юнәләчәк.
Велопарад башланганчы барлык теләүчеләр өчен бушлай велосипед сервисы эшләячәк. Анда ике тәгәрмәчле транспортның техник торышын тикшерергә һәм, кирәк булса, көйләү эшләре башкарырга мөмкин булачак.
Чараны Татарстан Республикасы велосипедчылар берлеге җитәкчесе Рәис Шәехов оештыра. Проект «Күрше» конкурсында җиңү яулаган һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында үткәрелә.

Альбина Вәлиева
MAX
