Түбән Камада велосипед сөючеләр өчен оештырылган «Велодозор» велоквесты узды. Анда төрле яшьтәге 87 кеше катнашып, шәһәр буйлап кызыклы маршрут үтте һәм логик биремнәрне чиште.

Катнашучылар командаларга бүленеп, Түбән Каманың истәлекле урыннары белән бәйле биремнәрне үтәде. Аларга тизлек кенә түгел, ә игътибарлылык, тапкырлык һәм шәһәр тарихын белү дә кирәк булды.

Маршрутны иң тиз узган команда җиңүче дип табылды һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.

«Велодозор» — грант ярдәме белән тормышка ашырылучы проект. Оештыручылар хәбәр итүенчә, велоквест җәй айларында ай саен үткәреләчәк. Киләсе чаралар август һәм сентябрь айларында узар дип көтелә.