Халык иҗаты йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе узды. Конференция узган уку елына йомгак ясау, ирешелгән нәтиҗәләрне бәяләү һәм киләчәккә стратегик бурычлар билгеләү өчен төп мәйданчык булды.
Конференция эше башланганчы ук шәһәрнең мәгариф учреждениеләре – көллиятләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре – кунакларга балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары белән эшләүдә кулланылган программаларын тәкъдим итте. Түбән Камада балаларны һөнәр сайлауга әзерләү системасы югары дәрәҗәдә Җайга салынган. Бу юнәлештәге эш мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән үк башлана.
Районның мәгариф системасында 4 меңнән артык кеше хезмәт куя. Быел коллективка тагын 35 яшь белгеч кушылган. Аларга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 65 тәрбияче гомуми суммасы 8 миллион сумлык грант алган. Тагын 15 хезмәткәргә һәркайсына 1 миллион сум күләмендә торак сертификаты тапшырылган, ике хезмәткәргә аренда чыгымнарын каплау өчен компенсация бирелгән.
Уңышлы эш нәтиҗәләре турында район мәгариф идарәсе Җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сөйләде. Быел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 12 фәннең сигезе буенча узган ел белән чагыштырганда яхшырган. Имтихан нәтиҗәләре буенча 24 нче һәм 35 нче лицейлар, шулай ук Каенлы авылы мәктәбе республиканың иң яхшы белем бирү учреждениеләре рейтингысына кергән.
Район башлыгы Радмир Беляев педагоглар алдына конкрет бурычлар куйды. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен тагын да яхшырту, мәгариф өлкәсенә кадрлар Җәлеп итү буенча эшне дәвам итү зарур. Районда мәктәпләрне ремонтлау һәм аларны заманча Җиһазлар белән тәэмин итү юнәлеше дәвам итәчәк. Шулай ук балаларны өстәмә белем белән тәэмин итү бурычы куелды.
Август конференциясе ахырында бүләкләү тантанасы узды. Мәгариф системасында эшләп, югары профессиональ нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә хөрмәт күрсәтелде.
Рустам Сафин
MAX
