Муниципаль район башлыгы Радмир Беляев, террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында, һава һөҗүме куркынычы игълан ителгән очракта шәһәр урамнарында кешеләр хәрәкәтен, гомумән теге яки бу эшчәнлекне туктатып торуны таләп итте.

Көч структуралары вәкилләре, шәһәрнең төп предприятиеләре Җитәкчеләре һәм мәгариф учреждениеләре директорлары катнашындагы әлеге киңәшмәдә, Радмир Беляев ассызыклаганча, һава куркынычы янаган вакытта кешеләрнең иминлеге беренче урында булырга тиеш.

«Куркыныч янаганда шәһәр тормышы туктатылырга тиеш. Урамнарда кешеләр йөрергә тиеш түгел, транспорт хәрәкәтен туктатырга, кибетләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын ябарга кирәк. Бу хезмәт эшчәнлегенә дә кагыла. Һава тревогасы вакытында эшкә чыкмаган өчен штрафлар һәм эшкә килмәү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча „кайнар линия“ оештырырга кирәк. Бу мәсьәләләрне шәхсән үзем контрольдә тотачакмын. Без кешеләрнең гомерен куркыныч астына куя алмыйбыз», — дип белдерде Радмир Беляев.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында махсус тәртип кертелә.

Мәгариф идарәсе Җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сүзләренә караганда, шәһәр мәктәпләрендә һава куркынычы вакытында эш итү тәртибе буенча махсус регламент әзерләнгән, эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелгән. Сирена яңгырау белән укучылар һәм укытучылар саклану урынына төшә, ә мәктәп ишекләре ябыла. Дәресләр «Отбой» сигналы бирелгәнче туктатыла. Уку процессын дәвам итү-итмәү турындагы карарны мәктәп директорлары кабул итә.

Дәресләрнең яңадан башлануы турында укучыларга һәм ата-аналарга махсус чатлар аша хәбәр ителәчәк. Шундый ук тәртип балалар бакчаларында да кертелә. Мәгариф учреждениеләре администрациясе ата-аналар Җыелышларында махсус инструктажлар үткәрәчәк. Алар барышында һава тревогасы вакытында төрле вәзгыятьләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында Җентекле аңлатмалар биреләчәк, шулай ук әзерләнгән гамәлләр алгоритмы белән таныштырылачак.

Шәһәр Җитәкчелеге ассызыклаганча, мондый чараларның төп максаты — гадәттән тыш хәл вакытында кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, куркыныч янаган очракта һәркемнең дөрес һәм оешкан рәвештә эш итүен тәэмин итү.