Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары электр самокатлары һәм мототехника белән бәйле кагыйдә бозуларны ачыклау буенча рейдларны көчәйтә.
Җәйге чорда шәһәр урамнарында электр самокатлары, моноколесолар, гироскутерлар һәм төрле мототехника кулланучылар саны арта. Хәрәкәт өчен уңайлы һәм тиз чара булса да, аларны дөрес файдаланмау аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы рейдларны көчәйтә. Тикшерүләр көн саен үткәреләчәк.
Самокат – уенчык түгел
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, электр самокатының тизлеге сәгатенә 25 километрга кадәр Җитәргә мөмкин. Мондый тизлектә кинәт тормозга басканда яки юлдагы каршылыкка килеп бәрелгәндә, самокат йөртүче үзе дә Җитди имгәнергә, юлда яки тротуарда барган кешеләргә дә зыян салырга мөмкин. Моннан тыш, самокатта Җәяүлеләр кичү юлыннан йөрү һәм бер самокатка ике кеше утыру да куркыныч санала.
Тротуардан хәрәкәт иткән самокатчы исә Җәяүлеләргә өстенлек бирергә тиеш. Аларның юлына чыкмаска, тизлекне киметергә һәм кешеләргә куркыныч тудырмаска кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ Җаваплылык каралган.
Кызу йөрү – шәһәр урамы өчен түгел
Чираттагы рейдларның берсендә шәһәр урамнарында эндуро мотоциклларында йөрергә чыккан ике яшүсмер ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе белгечләре искәртүенчә, бу төр мотоцикллар спорт инвентаре буларак кулланыла һәм аларда бары тик махсус әзерләнгән трассаларда йөрергә рөхсәт ителә. Шәһәр урамнарына чыгу тыела.
Соңгы вакытта мондый очракларның, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында, ешрак очрый башлавы борчылу тудыра. Көчле двигательле техника тәҗрибәсе булмаган яшүсмер өчен аеруча зур куркыныч чыганагына әверелә. Кагыйдә бозган мотоцикл йөртүчегә 15 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әгәр транспорт чарасы балигъ булмаган кешегә бирелгән булса, аның белән идарә итәргә рөхсәт биргән ата-анага яки мотоцикл хуҗасына 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Мотоцикл исә махсус саклау урынына озатыла.
Иминлек — өлкәннәр Җаваплылыгы
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга да мөрәҗәгать итә: балага кыйммәтле яки модалы техника алып бирү белән генә эш бетми. Аның нинди шартларда, кайда һәм ничек йөрүен дә контрольдә тотарга кирәк. Аеруча куркыныч булган мототехниканы балигъ булмаган балаларга сатып алмау, ял вакытларын күз уңында тоту һәм техника ачкычларын балалар өчен үтеп керә алмаслык урында саклау мөһим.
Күп очракта күңел ачу нияте белән башланган сәяхәтнең ничек тәмамланасын алдан әйтеп булмый. Бер мизгеллек мавыгу юл-транспорт һәлакәтенә, Җәрәхәткә яки хәтта фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем – самокатчымы ул, Җәяүлеме, мотоцикл йөртүчеме – иң элек үзенең һәм тирә-юньдәге кешеләрнең иминлеге турында уйларга тиеш.
Рустам Сафин
MAX
