Әлеге үзәк — шәһәрнең барлык цифрлы системалары белән идарә итүнең үзәге, «йөрәге» булып тора. Биредә шәһәрдә урнашкан 11 мең камерадан килгән мәгълүмат бер ноктага туплана. Алга таба алар анализлана, эшкәртелә һәм оператив карарлар кабул итү өчен интерактив экраннарда күрсәтелә.

Хәзерге вакытта видеокүзәтү һәм домофон системалары төп күрсәткечләр булып тора. Мәсәлән, шәһәрдәге кайнар су белән тәэмин ителеш торышын да күзәтергә мөмкин. «Картада кайсы районнарда өзеклекләр булуын, сәбәпләрен һәм эшләрнең кайчан тәмамланачагын төгәл күреп булачак», — дип аңлатты «Түбән Кама Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов.

Моннан тыш, үзәк авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, туу һәм үлү күрсәткечләре, ашыгыч ярдәм чакырулары, никахлар саны кебек мәгълүматларны да җыя һәм анализлый. Хәзерге вакытта ситуация үзәге Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аккредитация узу этабында. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ул барлык ашыгыч хезмәтләр җыела торган штаб ролен үтәячәк.

Шулай ук 1 апрельгә кадәр сынау режимында «Минем Түбән Кама» («Мой Нижнекамск») мобиль кушымтасы да эшли башлады. Анда балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә яздыру, шәһәрдә уза торган чаралар афишасы, кире элемтә функцияләре каралган. Шәһәр халкы парклар, скверлар һәм ишегаллары буенча фикерләрен белдерә, тавыш бирә алачак. «Бу безне халыкка тагын да якынайтачак, туры диалог булдырачак. Цифрлы форматта тәкъдимнәр һәм теләкләр калдыру мөмкинлеге бирә», — дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев.

Тиздән шәһәрдә транспорт реформасы да көтелә. Анда заманча технологияләр кертеләчәк: транспортның килү вакытын күрсәтә торган мәгълүмати таблолар, юл өчен контактсыз түләү системасы барлыкка киләчәк. Бу яңалыкларның барысы да ситуация үзәге системасына интеграцияләнәчәк.

«Безнең хәзер шәһәр тормышының барлык тармакларын нәтиҗәлерәк идарә итәргә мөмкинлек бирүче корал барлыкка килде. Бу, әлбәттә, һәр кешегә уңай нәтиҗә бирәчәк», — диде Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

Әлегә Түбән Камадагы бу ситуация үзәге республикада бердәнбер булып тора һәм пилот проект санала. Аның ачылуы — районның цифрлы үсеш стратегиясен тормышка ашыруда мөһим адым.

«Киләчәктә мондый үзәкләр республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка киләчәк. Аеруча Әлмәттә, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә», — дип хәбәр итте Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илъя Начвин.

«Акыллы шәһәр — Түбән Кама» бердәм ситуация үзәге мәгълүмат агымнарын бер системага берләштереп, шәһәр халкының иминлеген, тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә арттырыр дип көтелә.