Исламда өч зур бәйрәм бар: җомга көн, Ураза гаете, Корбан гаете. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтә, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияли.

Шәһәребез мөселманнары бар дөнья белән бергә Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Гает намазына килүчеләрнең саны елдан-ел арта бару — күңелле хәл. Быел да, гает намазы башланырга шактый вакыт кала ук мәчет ишегалды кешеләр белән тулы иде.

Намазны Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үткәрде. Үзенең бәйрәм вәгазендә ул шәһәребезгә — 60, мәчетебезгә 30 ел тулуын билгеләп узды һәм, без — бер зур гаилә, диде.

Ураза гаете намазына килүче мөселманнар арасында муниципаль район башлыгы Радмир Беляев белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да булуы аеруча сөенечле. Радмир Беляев шәһәрдәшләрне Ураза гаете белән тәбрикләп, Татарстан Рәисе исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Тагын бер тантаналы мизгел — Түбән Каманың элеккеге администрация башлыгы Әгътәс Галиәхмәтовка бүләк тапшырылды. Үзәк мәчет ул район белән җитәкчелек иткән чорда төзелгән иде.

Бер ай буе көн дәвамында ашау-эчүдән тыелып торганнан соң гает көнен бәйрәмчә билгеләп үтәсе, тәмле ризыклар белән сыйланасы килә. Мәчет каршындагы мәйданда төрле тәм-томнар һәм сувенир продукциясе сату оештырылган. Күренекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырендәгечә табигать тә бәйрәмчә иде: күктә көләч кояш елмая, әйтерсең, ул да «бәйрәм бүген» дип пышылдый. Татарстанда Ураза гаетенең ял көне итеп игълан ителүе дә нур өстенә нур булды. Кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, туганнары, якыннары белән аралашып, кунакка йөрештеләр.

Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, бу изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән сакланып яшәргә насыйп булсын! Алдагы көннәребездә дә җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә киләсе Рамазан аен шатлык белән күрергә насыйп булсын иде, әәмиин!