Әлеге чарага физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез, балалар һәм аларның ата-аналары, өлкән буын вәкилләре, шулай ук инвалидлар җыелды. Бәйрәмдә барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Кунаклар өчен чәй өстәле һәм пылау әзерләнде.
«Тәхфиз» җитәкчесе, Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үтемле вәгазь сөйләде.
«Дети без границ» тәрбиясендә булучылар исеменнән оешманың рәисе Людмила Ибраһимова инвалид балаларның ата-аналары ассоциациясе тормышында актив катнашканы өчен Үзәк мәчеткә рәхмәт хаты тапшырды.
MAX
