Шәүвәл ае уразасы 6 көннән тора, аны рәттән дә, бүлеп тә тотарга була, ул бары тик шушы шәүвәл аенда булырга тиеш. Кем тели – көн аралаш тота, хәленнән килүчеләр тоташтан алты көн, кемдер башта өч көн, соңыннан өч көн ураза тота – һәркем үз җаена карый. Кайберәүләр «Рамазан аеннан соң җиңел», дип, ай башыннан ук шәүвәл уразасын тоташ тота, кайбер кешеләр «ял итеп алам» дип, соңрак та тотарга мөмкин.

Шәүвәл ае уразасы нәфел, сөннәт уразасы булганлыктан, хатын-кызга бу уразаны тотар өчен, иреннән рөхсәт алырга кирәк.