Кеше гомерендә онытылмый торган мизгелләр, күңелдә мәңге саклана торган кешеләр була. Еллар узган саен, кайбер хатирәләрнең кадере тагын да арта. Балачак, мәктәп еллары, беренче укытучы... Аларның һәрберсе кеше язмышында үз эзен калдыра.
Мин укытучылар гаиләсендә туып үстем. Әти-әнием — авыл укытучылары, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр. Шуңа күрә укытучы һөнәренә минем карашым балачактан ук аерым булды. Укытучы минем өчен белем бирүче генә түгел, ә бала күңеленә юл таба белүче, үзенең сабырлыгы, кешелеклелеге һәм зыялы булуы белән үрнәк күрсәтүче олы шәхес.
Үзем дә инде өлкән кеше. Әмма еллар узган саен мәктәп елларымны, укытучыларымны ешрак искә алам. Аларның кайберләре белән бәйле вакыйгалар бүген дә күз алдымда тора. Бүген, Укытучылар көне алдыннан, шуларның берничәсен укучылар белән уртаклашасым килә.
Әнием — беренче укытучым
Без укыган елларда мөгаллимнәргә «апа», «абый» дип эндәшә идек. Класс җитәкчебез Сафия Шәрәфетдин кызы Камаловага да мин «апа» дип мөрәҗәгать иттем. Ә Сафия апа минем әнием дә иде.
Ул укытучы буларак та бик таләпчән, шул ук вакытта балаларны үзенә тарта белә торган кеше булды. Без аны бигрәк тә төрле шәһәрләргә экскурсияләр оештырганы өчен ярата идек. Түбән Кама белән беренче тапкыр танышуыма да ул сәбәпче.
Мөслим районыннан Түбән Камага юл ерак. Безнең өчен бу зур сәяхәт иде. Колхоз рәисе безгә машина белән ярдәм итте. Машинаның кузовына тактадан утыргычлар ясадылар. Түбәсе юк. Яңгыр яуса, хәлеңне үзең бел! Бәхеткә, сәяхәт көннәрендә яңгыр яумады.
Безнең белән 5-6 нчы сыйныфлардан «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укучыларны алдылар. Шәһәргә барып җитеп, ТЭЦ территориясенә керүгә безне электр станциясенең баш инженеры каршы алды. Авыл балалары өчен бу чын мәгънәсендә могҗиза иде. Электр станциясенең ничек эшләвен, зур җиһазларны, төрле аппаратларны үз күзләребез белән күрдек. Баш инженерның һәр сүзен авызны ачып тыңладык. Безнең өчен ул көнне шәһәр тормышының бөтенләй башка бер дөньясы ачылгандай булды.
Аннан соң шәһәрне күрсәттеләр. Кызыл Чишмә бистәсендә булдык. Кама елгасына озак кына карап тордык. Шәһәр урамнарында йөрдек. Төнне «Восход» кинотеатры янындагы мәктәпнең спорт залында кундык.
Икенче көнне авылга кайтыр юлга чыктык. Шофер абый юлда машинасын туктатты, учак якты. Көлгә бәрәңге күмеп пешерде дә безне сыйлады. Шул учакта пешкән бәрәңгенең тәме бүген дә хәтердә. Кайчак кешенең күңелендә зур вакыйгалар түгел, әнә шундый гади генә мизгелләр кала икән.
Бу сәяхәт безнең күңелләрдә зур дулкынлану уятты. Мәктәпне тәмамлагач, классыбыздан берничә кеше язмышын Түбән Кама белән бәйләде. Шуларның берсе — мин.
Ә сәяхәтләр моның белән генә бетмәде. Класс җитәкчебезнең бер үзенчәлеге бар иде: ул безне алдан ук яхшы укырга, җәмәгать эшләрендә актив булырга өнди. Чөнки чираттагы сәяхәткә уку алдынгыларын һәм активистларны гына алып бара. Без дә тырышып укыдык. Алда бит яңа сәяхәт көтә!
Әнием үзе дә бик тырыш, уңган-булган кеше иде. Җәйге ялын авылда, колхозчылар арасында үткәрә. Аны басуда печән чабучылар арасында да күрергә мөмкин, икенче караганда — инде ындыр табагында, аннары чөгендер басуында. Көз җитсә, бәрәңге алырга чыга. Моның өстенә әни агитатор да, стена газетасы редакторы да иде. Оста тегүче буларак та авылда абруе зур булды. Укучыларына матур күлмәкләр тегеп сөендерә иде. «Минем дә үз гаиләм бар бит. Дүрт баламны карарга вакытым калмый», — дигән сүзләрен үземнең дә ишеткәнем булды. Шулай да күлмәклек күтәреп килгән кешене кире бормагандыр дип уйлыйм.
Әнием җитәкчелегендә Казанга, Ульяновскига да сәяхәт кылдык. Балачакта безгә шәһәрләрне күрсәтте. Ә чынлыкта әни безгә тормышның киңрәк дөньясын ачкан икән.
Бер пирог һәм бер җылы сүз
Студент еллары… Грипп белән авырып киттем. Хәлем авыр: температура төшми, баш авырта, тән калтырый. Уку йортының медицина кабинетындагы фельдшер апа миңа: «Тулай торактагы бүлмәңә кайт та ят. Даруларны вакытында эч. Башкаларга йокмасын өчен, аерым савыт-сабадан файдалан», — дип киңәш бирде.
Ә мин, тәртипле студент булырга тырышып, барысын да ул кушканча эшләдем. Караватым янына простыня элеп, пәрдә сыман итеп куйдым.
Без бүлмәдә дүрт егет яши идек: мин, Әмир, Ләззәт һәм Әгътәс. Бүлмәбез һәрвакыт чиста булды. Комендант белән тәрбияче Ольга Фёдоровна Абдряшова безне еш кына башкаларга үрнәк итеп күрсәтә иде: «Молодцы! Бүлмәгез чиста, көлеп тора. Чын авыл егетләре сез!» — диләр иде.
Авыруымның икенче көне дә үзгәрешсез генә узып бара иде. Шулчак бүлмә ишеге ачылды. Училище завучы, шул ук вакытта математика укытучысы Сания Мәгъсүм кызы Закирова килеп керде.
Ул кулындагы сумкасыннан үзе пешергән пироглар, киптерелгән дәвалау үләннәре чыгарды. Шул мизгелдә күзләрем ирексездән яшьләнде. Яшьләремне яшерә дә алмадым.
Сания апа миңа карап елмайды да, әниләрчә йомшак тавыш белән:
— Борчылма. Мин авырып китсәм яки картайгач, син дә минем хәлемне белергә килерсең, — диде.
— Әлбәттә киләм, Сания апа! — дидем мин.
Еллар үтте. Сания апа инде күптән бакыйлыкка күчте. Ә мин аның шул сүзләрен һаман хәтерлим.
Ул безнең — 1956-1960 еллардагы өч еллык уку төркемнәренең — чын мәгънәсендә «әнисе» иде. Безгә һәрвакыт: «Барысы да үзегездән тора», — дип әйтә иде. Без аның ышанычын акларга тырыштык.
Бакыйлыкка күчкән әти-әниемне, туганнарымны зиярәт кылырга барганда, Сания апаның кабере янына да тукталам. Баш иеп, белгән догаларымны укыйм.
Кайчак кешенең күңелендә бер пирог, бер җылы сүз һәм бер караш гомер буе саклана.
«Чәчкә апа»ның гөлләре
Кайбер укытучыларны укучылары ничек яратканын аларның үз сүзләреннән дә аңларга була. Римма Гали кызы Попова — башлангыч сыйныф укытучысы. Балалар аны «Римма апа» дип кенә йөртә. Ул мәктәптә татар балаларын гына түгел, теләгән башка милләт балаларын да укыта.
Ә мәктәптә аны тагын бер исем белән беләләр — «Чәчкә апа». Ни өчен икәнен аңлау кыен түгел. Мәктәптә нинди генә зур чара үткәрелмәсен, залны бизәү өчен гөлләрне һәрвакыт Римма ападан алалар. Аның гөлләре ел әйләнәсе чәчәктә. Аларны үстерү өчен күпме хезмәт, сабырлык һәм күңел җылысы кирәк!
Хезмәттәшләре дә аннан гөл үсентеләре сорый. Римма апа беркемнең дә үтенечен кире какмый, мөмкин булганча ярдәм итә.
Ә аның бәлешләре турында балалар аерым бер җылылык белән сөйли. Бәйрәм саен ул хезмәттәшләрен төрле зурлыктагы тәмле бәлешләр белән сыйлый. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп, күңел биреп башкара ул.
Римма апа үткәргән класстан тыш чаралар да һәрвакыт истә калырлык була. Быелгы Сабан туе бәйрәме дә күңелдә озак сакланыр. Аны видеога төшереп, телевидениедән дә күрсәттеләр. Ата-аналар, укытучылар, кунаклар һәм, әлбәттә, балалар бу бәйрәмнән зур канәгатьлек алды.
Ә укучыларның укытучылары турында язган иншасында мондый юллар бар: «Римма апабыз матур сөйләме белән күп кенә дикторларыбызны да уздыра ала. Ул укыткан балаларның җырга, сәнгатькә булган мәхәббәте гомер буе дәвам итә. Санап китсәң, Римма Гали кызының уңай яклары бетәрлек түгелдер. Озакка сузмыйча, шуны гына әйтәсе килә: зур хөрмәткә лаек Апабыз! Гөлләрегез һич тә шиңмәсен! Үзегез дә сулмагыз! Чәчәкләрегезнең хуш исләрен йөз яшькә кадәр сулагыз!» Сезнең сыйныф укучыларыгыз.
Укытучы өчен моннан да кадерлерәк теләк бармы икән?
Укытучы калдырган эз
Минем тормышымда әнием кебек, Сания апа кебек, Римма апа кебек күп кенә укытучылар, остазлар очрады. Аларның һәрберсе миңа нәрсә дә булса бирде: кемдер белем, кемдер һөнәргә мәхәббәт, кемдер тормыш сабагы, ә кемдер авыр чакта кирәк булган җылы сүз. Кайберләре инде бакыйлыкта. Алар турында уйлаганда, күңелдә бары бер генә теләк туа: авыр туфраклары җиңел булсын.
Укытучы һөнәре — хезмәт кенә түгел. Ул кеше күңеленә эз салу. Ә ул эзнең тирәнлеген еллар үткәч кенә аңлый башлыйсың.
Мәктәпне тәмамлаганга да күпме еллар узган. Сыйныф бүлмәләре, такта, мәктәп парталары — барысы да еракта калган. Әмма укытучыларның җылы карашы, әйткән сүзләре, биргән киңәшләре һаман күңелдә. Мин хәзер дә, Укытучылар көне җиткән саен, мәктәп елларын, үземнең мөгаллимнәремне искә алам һәм күңелемнән бер үк сүзләрне кабатлыйм: «Укытучыларыма гомерем буе рәхмәтлемен!»

MAX
