Гаяз Газиз улы Гайнетдиновның бөтен гомере Ватанга хезмәт итү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән бәйле. Хәрби хезмәттә ул солдатлар һәм офицерлар тәрбияләде, ә мәктәптә – илебезнең киләчәк сакчыларын. Аның тормыш юлы – туган җиргә тугрылык, җаваплылык һәм үз һөнәреңә бирелгәнлекнең матур үрнәге.

Кешенең формалашуында туып-үскән җирнең, гаиләнең йогынтысы зур. Гаязның әтисе Газиз абый 1940 елда Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтның беренче көннәреннән алып Җиңү таңына кадәр авыр сынаулар кичерә. Гаиләсе белән исә бары тик 1945 елда гына очраша.

Газиз абый белән Миңсылу апаның җиде балалы гаиләсендә Гаяз икенче бала булып дөньяга килә. Сугыштан соңгы авыр елларда балалар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә. Гаяз да энеләренә-сеңелләренә ярдәмче, таяныч була. Аның холкындагы ныклык, үҗәтлек, җаваплылык әтисеннән күчсә, сабырлык, киң күңеллелек, кешене тыңлый һәм аңлый белү кебек сыйфатларны әнисеннән алгандыр. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тә гаилә тәрбиясеннән килә.

Гаяз татар-рус мәктәбендә белем ала. 1963 елда мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаган спортчы егетне туган мәктәбендә физкультура укытучысы итеп эшкә калдыралар. Яшь укытучы укучыларда спортка кызыксыну уята, үзе дә ярышларда актив катнаша. Чаңгы буенча район чемпионы була.

Ә Гаязның күңелендә исә хәрби булу теләге яши. 1964 елда ул Казан танк училищесына укырга керә. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган яшь офицерны училищеда командир-тәрбияче итеп эшкә калдыралар. Ике елдан соң ул укуын Ленинград хәрби транспорт академиясендә дәвам итә.

Аның хезмәт юлы Кавказдагы Һава-Десант гаскәрләреннән, Уралдагы хәрби транспорт гаскәрләреннән һәм Казан танк училищесыннан үтә. Полк командиры урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә.

Хәрби хезмәт аңа зур тормыш мәктәбе була. Тәртип, төгәллек, җаваплылык, авырлыклар алдында каушап калмау — болар соңыннан аның педагогик эшендә дә ныклы нигезгә әверелә.

1987 елдан Гаяз Газиз улының тормышы Түбән Кама белән бәйләнә. Шәһәр хәрби комиссариаты чакыруы буенча ДОСААФ мәктәбендә эшли башлый, Совет Армиясе сафларына китәргә әзерләнүче егетләргә белем һәм хәрби күнекмәләр бирә.

1992 елда подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Әмма Ватанга хезмәт итү аның өчен дәвам итә. Гаяз Газиз улы 26 нчы мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта башлый. Офицер мундирын укытучы киеменә алыштырса да, аның максаты үзгәрми — яшь буында Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү.

Ул эшләгән елларда мәктәпнең хәрби-патриотик юнәлештәге командалары шәһәр һәм республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Гаяз абый Ватанны саклаучылар көненә, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чараларга аеруча зур әһәмият бирә. «Хәрби тәҗрибәмне яшьләргә тапшыру миңа бик ошый иде. Ул елларда Чечняда сугыш бара, күпләр армия хезмәтеннән курка башлады. Дәресләрдә беренче хәрби күнекмәләрне өйрәтү, үзеңне тәрбияләргә чакыру эзсез узмады. Армия хезмәтен үтеп кайткан егетләрнең яныма килеп рәхмәт әйтүләрен үз хезмәтемә иң зур бәя дип саныйм», — дип искә ала ул. Аның укучылары арасында хәрби һөнәрне сайлаучылар да, укытучылары юлын дәвам итүчеләр дә шактый.

Гаяз Газиз улы 70 яшенә кадәр мәктәптә хезмәт куя. Хәрби көчләр ветераны, күпсанлы медальләр иясе буларак, ул бүген дә актив тормыш алып бара. Һава торышына карамастан, көн саен иртән Кызыл Чишмә бистәсенә кадәр йөгереп кайта, кышын чаңгыда йөри. Сәламәт яшәү рәвеше аның өчен гомерлек гадәткә әверелгән.

Мәктәп укучылары белән очрашуларга да ул бик теләп йөри. Гаяз абыйның яшьләргә әйтер сүзе, бүлешер тәҗрибәсе бар. Аның тормышы — үзе бер тәрбия дәресе.

Гаиләсе дә — Гаяз Газиз улының зур горурлыгы. Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Эльвира Санкт-Петербургта яши. Кече кызлары Гөлнара Казанда гомер итә. Тормыш иптәше белән алар җиде бала тәрбияләп үстергән, балалар йортында тәрбияләнүче биш баланы да үз канатлары астына алганнар. Бабаларының юлын дәвам итүчеләр дә бар: ике оныгы хәрби һөнәрне сайлаган.

Шушы көннәрдә Гаяз Газиз улы күркәм юбилеен — 80 яшьлеген билгеләп үтте. 26 нчы мәктәптә юбиляр хөрмәтенә матур кичә уздырылды. Шәһәр мәгариф идарәсенең ветераннар советы җитәкчесе Рәшит Госман улы, мәктәп директоры Чулпан Минталип кызы һәм укытучылар коллективы кадерле хезмәттәшләрен котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Сигез дистә еллык гомер — зур юл. Бу юлда хәрби хезмәт тә, педагогик хезмәт тә, гаилә бәхете дә, яшь буынга бирелгән тәрбия дә бар. Гаяз Газиз улының тормышы бер хакыйкатьне раслый: Ватанга хезмәт итүнең чиге юк. Кайчандыр ул илне корал тотып сакларга әзер солдатлар тәрбияләсә, соңрак мәктәп укучылары күңеленә туган илгә мәхәббәт орлыклары салды.

Фәридә Сәйфетдинова, 26 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы