«Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» регионара җитештерү комплексы районда иң эре хуҗалыкларның берсе булып исәпләнә. Язгы чорга әзерлек эшләренә көздән үк керешкәннәр. Кырларда 15 трактор, 5 КамАЗ автомашинасы һәм бер техник ярдәм машинасы эшләячәк. Техниканы ремонтлауга 27 миллион сум акча сарыф ителгән.

Махсус комиссия техниканың әзерлеген, запас частьләр белән тәэмин ителешен, куркынычсызлык техникасының үтәлешен, хезмәт урыннарының торышын, орлык запасын, ашламалар белән тәэмин ителешне карап чыкты. «Әзерлек югары дәрәҗәдә», — дигән нәтиҗәгә килделәр.

Язгы кыр эшләре вакытында хуҗалыкларның эшче куллар белән тәэмин ителеше — мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу яктан «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» комплексын мактап узмыйча булмый. Ул быел да кырга үз эшчеләре белән чыга.

«Менә бу егетләр белән инде бик күп еллар эшлибез, алар ышанычлы, тәҗрибәле, үз эшләрен белеп башкара торган кешеләр. Читтән кеше ялламыйбыз, үз көчебезгә ышанабыз», — дип ассызыклады «Прикамский» җитештерү комплексы җитәкчесе Ринат Мотыйгуллин.

Кадрлар белән 100 процент тәэмин ителеш — хуҗалыкның тотрыклы һәм уңышлы эшчәнлеген дәлилләп торучы күрсәткеч. Бу хакта «Росагрохимхезмәт» идарәсенең Әлмәт филиалы директоры Мөгътәсим Мәмәтов та ассызыклап узды.

«Җир эше бер дә җиңел түгел. Авыл хуҗалыгында кадрларның озак еллар бер урында хезмәт итүе биредә алар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылуы турында сөйли. Димәк, хезмәт хакы да лаеклы. Эш урыннарын карап уздык — барысы да чиста, пөхтә. Менә күреп торабыз: хезмәткәрләрнең күзләре яна, алар эшкә керешергә шат. Бу бик куандыра. Уңышлар сезгә!» — диде ул.

Гомумән алганда, «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» комплексында чәчү кампаниясе 3600 гектар сабан культураларын үз эченә алачак. Беренче чиратта арпа һәм майлы җитен чәчә башлаячаклар.

«Техника 100 процент әзер. Без орлык һәм ашламалар белән тиешле күләмдә тәэмин ителгән, ягулык материаллары белән дә проблемалар юк. Тиешле агротехника таләпләрен үтәп, язгы кыр эшләрен 10 көн эчендә башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», — диде «Прикамский» регионара җитештерү комплексының алдынгы агрономы Гариф Әгъләмов.

Агымдагы елда Түбән Кама районы буенча 14 мең 700 гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау эшләре көтелә. Шулай ук якынча 33 мең 700 гектарда туңга дым каплау, 26 мең ярым гектар мәйданда сабан культуралары чәчү эшләрен башкару планлаштырыла. Язгы кыр эшләренә апрель азагында керешәчәкләр.