Яз көне юл һәлакәтләренең артуы кар эрү, юлларның начараюы, чокырлар барлыкка килү, шулай ук мотоциклчылар, велосипедчылар һәм самокатчылар саны арту белән бәйле. Бу чорда машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, тизлек режимын бозу кебек сәбәпләр дә еш кына хәвефле хәлләргә китерә.

Татарстанда 2026 ел башыннан борчулы статистика күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны аз гына кимесә дә, аварияләрдә һәлак булучылар саны сизелерлек арткан. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның өч ае эчендә 470 кә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган һәм 580нән артык кеше зыян күргән. Һәлак булучылар саны узган ел белән чагыштырганда 19 кешегә арткан.

Балалар белән бәйле аварияләр саны да күбәйгән. Быелның ике ае эчендә алар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган һәм 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Иң еш очрый торган кагыйдә бозулар — тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлене бәрдерү.

Түбән Камада аварияләр саны арту күзәтелми. Әмма кагыйдәләрне үтәгән очракта, килеп чыккан кайбер һәлакәтләрне дә булдырмый калып булыр иде. Ике ай эчендә шәһәрдә һәм районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч кешенең гомере өзелгән, 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләрне бәрдерүнең 6 очрагы теркәлгән, анда 7 кеше зыян күргән. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Ермаков хәбәр итте.

Шуны истә тотарга кирәк: язгы чор да аерым саклык таләп итә. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Бу штрафлардан яки башка төрле җаваплылыктан качу өчен түгел, ә иң беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнергә тиеш, дип искәртә юл иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре.