Шушы күркәм чараларның чираттагысы Түбән Кама төзелешенең башлангыч елларында ук мәдәни тормышка нигез салган шәхесләргә багышланды. Кичә кунаклары — беренче агитбригадаларны оештыручылар, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Талир тәңкә» үзешчән фольклор ветераннар ансамбле җитәкчесе Флюр Бикмөхәммәт улы Гайнемөхәммәтов һәм аның тормыш иптәше Рәзинә Фатыйх кызы Гайнемөхәммәтова булды.
Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенең иҗат юлы шәһәребез тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Алар тарафыннан «Яшьлек», «Ләззәт», «Җидегән чишмә», «Очрашулар-танышулар», «Сандугачлар оясы», «Талир тәңкә» кебек иҗат коллективлары оештырылган, кайберләре хәтта халык ансамбле дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бүген бу иҗади гаиләне республикабызда гына түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр.
«Үзең төзегән шәһәрдә җырлап яшәү — зур бәхет» дип аталган иҗади кичә чын мәгънәсендә күңелләргә үтеп керерлек, җылы һәм истәлекле булды. Тамашачылар күз яшьләре чыкканчы көлде дә, моң дулкыннарына чумып уйланды да. «Илһам» татар эстрада ансамбле (җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов) җырчысы Ирек Гайнемөхәммәтов башкаруындагы җырлар кичәнең аеруча якты мизгелләренең берсенә әверелде.
Балачактан ук сәхнәдә үсеп килгән Ирек Гайнемөхәммәтовның гаиләсе, әти-әнисе, иҗат юллары турындагы истәлекләре беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, автор-башкаручы Мөнҗия Хәлимованың гармунда уйнап җырлавы, «Талир тәңкә» фольклор ансамбленең чыгышы кичәгә ямь өстәде.
Кичәдә катнашкан кунаклар — Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов, Координация советы рәисе Хәмзә Баһманов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов, Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов — әлеге иҗади гаилә турында җылы фикерләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Гайнемөхәммәтовлар — шәһәр белән бер сулышта яшәүче, аның мәдәни тормышын баетучы, күпләргә үрнәк булырлык гаилә.

MAX
