Татарстанда 75 237 мәдәният волонтеры теркәлгән. Добро.рф платформасы мәгълүматларына караганда, 2026 елда алар 2 429 игелекле эш башкарган, волонтерлык эшчәнлегенә барлыгы 207 132 сәгать сарыф иткән. Бу эш «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәдәният волонтерлары» хәрәкәте ел саен яңа катнашучылар белән тулылана. Аның сафларында мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре бар. Волонтер булу өчен яшь чикләүләре юк, дип билгеләп үтте хәрәкәтнең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина.
Республикада мәдәният волонтерларына ярдәм итүче дүрт «Добро.Центр» эшли. Икесе Казанда — Республика балалар китапханәсе һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында, калганнары Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.
«Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре тугыз муниципаль берәмлектә ачылган. Чирмешән районында 886 волонтер исәпләнә, Биектау һәм Кайбыч районнарында да бу юнәлештә актив эш алып барыла.
Казанда волонтерлар «Доктор Китапкин» клубы һәм «Йөрәк белән карагыз» арт-студиясе кебек мәдәни-агарту проектларында катнаша. Теләче, Буа, Ютазы, Әгерҗе, Мөслим, Баулы, Сарман һәм Минзәлә районнарында даими эшләүче командалар тупланган. Аларның кайберләре җирле бүлекчәләрнең рәсми ачылуын көтә.

Республикада мәдәният өлкәсендәге волонтерлык башка инициативаларны да берләштерә. Алар арасында «Я – ДоброТворец» социаль-иҗади хәрәкәте, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Татарстан Милли музее волонтерлары, музей волонтерлары мәктәбе, шулай ук «Добро в КазГИК» проекты бар.
Бу инициативалар мәдәни чаралар оештыруга, тарихи мирасны саклауга һәм аны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Рустам Сафин
MAX