Берничә көннән вакыйга урынында эзләү-коткару операциясенең тәмамлануы турында хәбәр иттеләр. Түбән Кама мэры Радмир Беляев әлеге вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашуын белдерде.

«Бу — Түбән Кама өчен кире кайтарып булмаслык югалту. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашабыз. Без һәркайсыгызга ярдәм итәчәкбез. Мондый чакта иң мөһиме — бердәм булу…» — дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларда.

Соңгы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең хәле яхшыра бара, табиблар уңай динамика билгели. Алар янында шәһәр мэры Радмир Беляев һәм предприятие директоры Марат Фәләхов булып, хәлләрен белештеләр.

4 апрельдә, Түбән Камада Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда, «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүче Марат Назипов белән хушлашу чарасы узды. Марат Назипов мөселман зиратының Каһарманнар аллеясында җирләнде.

Зыян күрүчеләрнең берсе шәһәрнең үзәк район хастаханәсеннән шушы көннәрдә өенә чыгарылган. Хәзерге вакытта тагын ун пациент дәвалануын дәвам итә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Республика клиник хастаханәсендә өч пациент кала, шуларның берсе реанимациядә, икесе бүлекләргә күчерелгән. Моннан тыш, ун зыян күрүче Мәскәү клиникаларында дәвалана.

Гомумән алганда, фаҗигадән соң 24 кеше хастаханәгә салынган иде.