Ташлык — Разил Вәлиев Ватаны
«Шәхесне аңлыйсың килсә, аның туган авылын күр», — ди халык. Бу сүзләр Ташлык авылына карата аеруча туры килә. Бүген без аны тулы хокук белән «Разил Вәлиев Ватаны» дип атый алабыз. Авылда төзелгән мәчет, китапханә, башлангыч мәктәп, спорт залы, мәдәният йорты, балалар бакчасы, «Ташчишмә» комплексы — болар барысы да Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең туган ягына булган мәхәббәте, халыкка хезмәт итүе нәтиҗәсе. Ә «Таңсылу» балалар бакчасы — аның сабыйларга, ата-аналарга, педагогларга бүләге.
«Таңсылу» — мәгарифнең терәк ноктасы
«Таңсылу» балалар бакчасы бүген мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибә үзәге булып тора. Биредә ел дәвамында күпсанлы чаралар уза, республика күләмендә кунаклар кабул ителә. 2015 елда Разил Вәлиев инициативасы белән төзелгән әлеге бакча бинасында истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Бу чара Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылды.

Чарада Разил Вәлиевнең хатыны Алия Мидхәт кызы да катнашты, үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Аның: «Разил миңа һәрвакыт син — тормышым бизәге, дия иде. Ләкин чынлыкта ул үзе минем өчен иң зур бүләк булды», — дигән сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.
Хәтерләрдә — якты образ
Тантанада милли балалар бакчалары мөдирләре, педагоглар, авыл халкы, язучының якыннары катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Салимов, «Таңсылу» балалар бакчасының беренче җитәкчесе Гөлүсә Вәлиева, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев бар иде. Алар Разил Вәлиевнең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак башкарган хезмәтен, милләт, тел, мәдәният өчен керткән зур өлешен ассызыклап үттеләр.
Балалар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, 38 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Федорова һәм 86 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Рәҗәпова аның сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Милли мәгариф — киләчәк нигезе
Чараның икенче өлеше «Үз телемдә җырлыйм дуслык җырын» дип исемләнде. Аны 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче «Асылташ» ансамбле ачып җибәрде. Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Гөлнара Вәҗиева җитәкчелегендә төзелгән план нигезендә милли балалар бакчаларында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Чараны алып баручы — 8 нче балалар бакчасы мөдире Айзирә Шакирянова милли телләрне саклауның әһәмиятен билгеләп үтте.
«Минем шәҗәрәм», «Мин — Тукай варисы», «Акыллы уеннар», «Туган тел» фестивале, «Мультфест», «Нәүрәз гүзәле» кебек чаралар балаларда милли үзаң тәрбияләүдә зур роль уйный. Педагогларның казанышлары да игътибарга лаек. «Безнең яңа тәрбияче» грантлары, «Мин татарча эшлим һәм сөйләшәм» бәйгеләре — моның ачык мисалы. 93 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Малина Еремеева җиңүче булуы да зур горурлык.
Хезмәткә — олы бәя
Чара кысаларында мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган педагогларга бүләкләр тапшырылды. Халидә Хәсәншина һәм Халидә Сабирҗанова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук Венера Миндубаева, Айгөл Хәсәнова, Гөлнар Харисова, Рәмзия Хурамшина «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Нурфия Гафурова Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чараны оештыруда актив катнашкан «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина да зур рәхмәт сүзләренә лаек булды.
Без — Разиллы халык!
Без — бердәм, бай рухи мираслы халык. Без — Тукайлы, Җәлилле, Разиллы халык! Разил Вәлиевнең исеме мәңгеләштерелде һәм аның эшләре, идеяләре яшәвен дәвам итә. Киләчәктә аның исемен йөрткән урамнар, мәдәни үзәкләр барлыкка килер, яшь буын өчен ул һәрвакыт маяк булып калыр. Аның якты эзе — безнең күңелләрдә, безнең эшләрдә.

MAX
