Сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүгә юнәлдерелгән әлеге чара 2015 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту, физик активлыкны арттыру максатыннан оештырыла, җәяү йөрүне популярлаштыра. Сәламәтлекне саклау өчен кыйммәтле тренажерлар да, спорт заллары да кирәкми — физик активлык, гади җәяү йөрү дә бик файдалы, ди оештыручылар.
«Гаилә» паркы территориясендә бу көнне флюоромобиль эшләде. Шулай ук теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә һәм С гепатитына бушлай экспресс-тестлар ясата алды.
Стартка чыкканчы түбәнкамалылар биеп, гимнастика ясап, буыннарын яздырдылар. Паркта бәйрәм рухы хөкем сөрде. Әлеге чарага барлыгы ике йөзләп кеше җыелды. Чара төрле яшьтәге спорт сөючеләрне берләштерде.
Һава торышы карлы, салкынча булуга карамастан, акциядә катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Сәламәт яшәү рәвешен хуплаучылар бу чарада даими катнаша. Гомумән, акция ел дәвамында ике тапкыр үткәрелә.
«Мин әлеге акциядә һәрвакыт катнашам, бик ошый. Хәзер бөтен пенсионерларны җыябыз да стартка чыгабыз. Сәламәтлек өчен бик файдалы. Өйдән чыгып киткәндә хәлем әллә ни яхшы түгел иде, ә хәзер саф һавада яхшырып китте. Җыелган халыкны, дусларны күргәч, тагын да дәрт артты», — ди Тәгъзимә Садыйкова.
Бу көнне акциядә катнашучылар 10 мең адымлык дистанцияне җәяү уздылар. Әлеге чара яшәү сыйфатын арттыруга һәм җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертә.
Гөлназ Хәйретдинова
MAX