Очрашу Төзүчеләр бистәсендә урнашкан «Азамат» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында узды. Биредә яшәүчеләр монда беренче генә тапкыр җыелмый. Янәшәдә генә китапханә дә урнашкан. Китап укырга килүчеләр дә солдатларга ярдәм итүгә кушыла.

«Азамат» клубы белән берлектә без бистәдә яшәүчеләрне җыя башладык. Башта коры душлар ясый идек. Аннары Әлфия ханым безгә чебурашкалар бәйләү буенча осталык дәресе күрсәтте. Аларны да ясый башладык. Хәрбиләребез аларны талисман кебек йөртә. Шулай ярдәм итәргә тырышабыз. Ел башыннан бирле инде 5-6 тапкыр җыелганбыздыр. Халык теләп катнаша», — ди 49 нчы китапханә мөдире Люция Рәхимова.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр даими рәвештә фронтка ярдәм итәргә тырыша. Клубка 15-20 кеше йөрсә дә, гуманитар ярдәм җыюга башкалар да кушыла. Шәһәргә барып, маскировка челтәрләре үрергә булышучылар да бар.

«Мин үзем Романтиклар урамындагы 47 нче йортта яшим, йорт буенча өлкән. Күршеләр, якында яшәүчеләр белән гел элемтәдә торабыз. Алар белән бергә фронтка ярдәм итәргә тырышабыз, мөрәҗәгатемне беркайчан да кире какмыйлар. Үзем „Түбән Кама — фронт өчен“ төркемендә торам. Солдатларга нәрсәләр кирәклеген хәбәр итеп баралар. Башта ук окоп шәмнәре ясау өчен бик күп тимер банкалар җыеп җибәрә идек. Кирәк-яраклар алу өчен матди яктан да ярдәм итәбез. Акчаның кайда тотылганы турында безгә даими исәп-хисап бирелә», — ди Мәүлүдә Миңнегалиева.

Күбесенчә монда пенсия яшендәге хатын-кызлар йөри. Әмма балаларны, яшүсмерләрне дә җәлеп итәргә планлаштыралар. «Башта үзебез өйрәнәбез, аннары яшьләргә дә өйрәтәбез», — диләр.

«Иң башта без шәһәрдәге „Барс“ клубына барып, осталык дәресләрендә катнаштык, шунда „Изге йөрәкләр“ волонтерлары белән таныштык. Шуннан бирле алар белән берлектә эшлибез. „Азамат“ клубында күмәкләшеп җыелабыз. Почта, китапханә, медпункт хезмәткәрләре белән бергә эшлибез. Монда әзерләнгән һәм гомумән бистәдә тупланган гуманитар ярдәмне „Изге йөрәкләр“ төркеменә тапшырабыз», — ди «Азамат» клубының чаралар оештыру һәм үткәрү буенча белгече Людмила Макарова.

Бу көнне узган осталык дәресендә берничә тартма коры душ ясалды. Волонтерлар бирегә «Леший» маскировка костюмы ясау өчен махсус җайланма да алып килгәннәр. Фронтта даими кирәк булган бу костюмны ясарга да өйрәнделәр. Җайланма шунда торачак, теләгән һәркем килеп үз өлешен кертә алачак. Шулай ук клубка килүчеләргә исән калу беләзекләрен ясау серләрен дә аңлаттылар.

«Мин мондый беләзекне икенче тапкыр гына күрәм, моңа кадәр ясаганым булмады. Менә Сәлимә апа өйрәтеп тора, бик яхшы аңлата. Өйрәнергә була, ярдәм итәргә тырышырбыз», — ди бистәдә яшәүче Зөлфия Фәтхетдинова.

Бүгенге көндә Төзүчеләр бистәсенең алты егете махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Дүртесе инде үз бурычын үтәп, өйләренә кайткан. Кызганычка каршы, ике кешенең гомере алгы сызыкта өзелгән.

Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Фронт өчен беләзекләр, коры душлар, маскировка чаралары ясау өчен материалларны «Изге йөрәкләр» төркеме тәэмин итә.