Катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Башкортостаннан, Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән сабыйлар булуы бәйгенең дәрәҗәле ярыш булуын тагын бер кат раслады.
Конкурс ике этапта узды. Беренче этаптан финалга узган сабыйлар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын гына күрсәтеп калмады, ә ана телләрен яратуларын, аны тирәнтен белүләрен дә раслады. Һәр баланың милли киемнәренең нәфислеге, зәвыклы тегелеше халкыбызның милли киемнәренең үзенчәлеген чагылдырды. Быелгы чыгышлар Россия халыклары бердәмлеге елы белән бәйле иде. Шулай ук 2026 нчы ел шәһәребездә «Беренчеләр елы» дип игълан ителде.
Форсаттан файдаланып, бакчабыз мөдире Нурзия Рәшит кызы шушы «Сөйкемле бала» бәйгесенә беренче булып нигез салган, күп еллар татар балаларының талантын ачарга этәргеч биргән элекке мөдиребез Могыйзова Айсылу Вахит кызына чәчәк бәйләме бүләк итеп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп, киләчәктә дә ана телләрен, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен онытмауларын ассызыклап, бәйгене ачып җибәрде. Сүз уңаеннан, Айсылу Вахит кызы бу елда үзенең оныгы Айгөл белән 64 нче балалар бакчасы данын яклады.
Чыгышларны, елдагыча, абруйлы жюри бәяләде. Аларның эше, мөгаен, иң авыры булгандыр. Чөнки оста кызлар һәм малайлар арасыннан Гран-при иясен билгеләү җиңелләрдән түгел.
Бәйгенең шартлары буенча «Сөйкемле малай» һәм «Сөйкемле кыз» ачыкланды. Бу исемнәргә Чаллы шәһәреннән Раян Салихов һәм Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан Айсель Шәмсегалиева лаек булды. Беренче урынны Мәрьям Гыйбадуллина (Чаллы шәһәре) һәм Сәидә Җәләева (Казан шәһәре) яулады; икенче урынга Динар Сәгъдиев (Түбән Кама шәһәре) һәм Мәдинә Бикбаева (Мамадыш шәһәре) чыкты; өченче урынны Аиша Дәүләтова (Мамадыш шәһәре) һәм Әнвәр Гыйльмуллин (Түбән Кама шәһәре) бүлеште.
Калган катнашучылар да бүләксез калмады. Алар бу мәртәбәле бәйгедә катнашулары, финалга узулары белән үк җиңүчеләр иде. Алар да төрле номинацияләрдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Күргәнебезчә, Актаныш кебек саф татар районнары белән беррәттән, Яр Чаллы, Казан кебек зур шәһәрләрдә яшәүче балаларыбыз да телебезне яхшы белә.
Шулай ук оештыручылар исеменнән күп еллар дәвамында бәйгебезнең иганәчесе һәм киңәшчесе булган Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевкә, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага, Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Габдулла улы Әсхәдуллинга бәйгене оештыруда күрсәткән ярдәмнәре һәм кыйммәтле бүләкләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Сабыйларыбыз кечкенәдән үк: «Мин — татар баласы!» — дип, туган телебез белән горурланып үссә, туган телдә җырласа, аралашса, фикер йөртсә, зиһенен чарласа — бу татар теленең киләчәге өметле булуын күрсәтә. Без аларга балалар бакчасыннан мәктәпкә аяк баскач та үз ана телләрен онытмауларын, киләчәктә милләтебезнең лаеклы ул-кызлары булуларын теләп калабыз.

MAX