Фестивальнең төп максаты — татар җырының алтын фондына кергән ретро әсәрләрне яңадан сәхнәгә кайтару, аларга икенче сулыш бирү, шулай ук яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыру. Бу — тамашачыны үткән белән бүгенгене тоташтырган, җыр аша тарихны яңарткан үзенчәлекле иҗади мәйданчык.
Елдан-ел үсеш ала барган әлеге проект бүген инде татар мәдәниятендә мәртәбәле фестивальләрнең берсе булып танылды. Ул һөнәри башкаручыларны үстерүгә, милли музыка сәнгатен баетуга, җыр сәнгатенә бәяләп бетергесез өлеш керткән легендар җырчыларыбыз һәм композиторларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш, фестиваль югары музыкаль зәвык тәрбияләү, тамашачыда милли сәнгатькә карата кызыксыну уяту бурычын да уңышлы үти.

Быел «Язгы ташкын» фестивале сигезенче тапкыр уздырылды. Бу инде аның ныклы традицияләргә ия булуын, тамашачы тарафыннан көтеп алынуын ачык күрсәтә.
Фестивальгә муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев та килгән иде. Ул артистлар белән аралашты, сөйләште, фикер алышты. Соңыннан фестиваль кунакларын һәм тамашачыларны сәхнә түреннән сәламләде, әлеге фестивальнең әһәмиятен ассызыклап:
«Түбән Кама районы мәдәниятне һәм сәләтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Шәһәребездә узучы мәдәни чараларда даими катнашучы җирле артистларыбызга татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудыру шул хакта сөйли. Әлеге мәртәбәле чарага, бүгенге көндә татар халкының танылган артистлары килү барыбыз өчен зур горурлык, ул аралашу да, тәҗрибә уртаклашу да, иҗади үсеш өчен зур этәргеч тә», — диде.

Фестиваль кысаларында узган зур концерт программасы аеруча истә калырлык булды. Тамашачыларга барыбызга да якын, күптән күңелләрдә сакланган, сагынып тыңланган ретро җырлар тәкъдим ителде. Сәхнәдә республикабызның һәм Түбән Кама шәһәренең күренекле артистлары чыгыш ясады.
Казаннан килгән кунаклар арасында Филүс Каһиров, Гөлүсә һәм Закир Шахбан, Руслан Кираметдинов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Алия Исрафилова кебек популяр башкаручылар бар иде. Аларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде.
Түбән Кама сәхнә осталары да үзләренең югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәтте. Марат Фәйрушин, Гүзәл Ильясова, Ильяс Шәяхмәтов, Айгөл Газетдинова, Ландыш Габдрахимова, Алинә Шәфыйкова, Диләрә Якупова, Айзат Шәйхетдинов, Шамил Хаҗипов, Ландыш Шәфигуллина, Ислам Исмәгыйлев, Сафия Нәҗипова һәм башка артистлар чыгышлары концертка аерым ямь өстәде. Шулай ук «Илһам», «Нардуган», «Ләззәт», «Тулпар» ансамбльләре тамашачыларга бай, эчтәлекле һәм төрле жанрлы программа тәкъдим иттеләр.

Чараның сценаристы, режиссеры Марат Абдуллин тамашаны бербөтен, мавыктыргыч һәм җылы рухта алып барды. Ә проект продюсеры Илнур Сәгыйтов фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын тәэмин итте.
«Язгы ташкын» фестивале — ул гади концерт кына түгел, ә милли хәтерне яңарту, рухи мирасны саклау, татар җырының гүзәллеген киләчәк буыннарга җиткерүче зур мәдәни күренеш. Ул тамашачылар күңелендә якты тәэсирләр калдырып, татар җырының мәңгелек кыйммәт икәнен тагын бер кат исбатлады.

Фәрит Имамов
MAX
