Кичә Беренче төзүчеләр елына һәм Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына нисбәтле оештырылды. Залга сәнгатькә гашыйк тамашачылар — студентлар, укытучылар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр һәм, гомумән, рәссам иҗатына битараф булмаган күпсанлы кунаклар җыелды.

Чараның программасы бай һәм мәгънәле булды. Тантаналы өлеш башланганчы ук, килгән кунаклар театр фойесында оештырылган Илдус Мортазин картиналары күргәзмәсе белән таныша алдылар. Рәссам иҗатында туган як тарихы һәм мәдәнияте, Түбән Кама пейзажлары, патриотик рухтагы әсәрләр аерым урын алып тора. Аның һәр картинасы туган җиргә тирән мәхәббәтен, халык язмышына битараф булмавын чагылдыра.

Муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев үз чыгышында рәссамның төбәк мәдәниятенә керткән саллы өлешен ассызыклады: «Илдус Хаҗи улы — шәһәребезнең һәм районыбызның чын мәгънәсендә легендасы. Аның белән без генә түгел, бөтен Татарстан һәм Россия горурлана. Ул үзенең иҗаты аша туган якка мәхәббәтен тамашачыга җиткерә», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанның халык рәссамы М. Минһаҗев котлау сүзе әйтә
Татарстанның халык рәссамы М. Минһаҗев котлау сүзе әйтә // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар да кичәгә ямь өстәде. Алар исеменнән Татарстанның халык рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге бюросы әгъзасы Мөдәррис Минһаҗев чыгыш ясап, Илдус Мортазинны ихлас котлады. Ул рәссам иҗатының милли сәнгатьтәге әһәмиятен югары бәяләп болай диде: «Илдусны яшьтән беләм, иҗат юлының башында ук аңа киңәшләрем белән ярдәм итәргә туры килде. Бүген ул һөнәри яктан нык үскән, танылган рәссам дәрәҗәсенә күтәрелде. Әхсан Фәтхетдинов кебек, ул халкыбызның рухын чагылдыручы шәхескә әверелде. Аның әсәрләрендә татар халкының шанлы үткәне, бай тарихы тирән һәм тәэсирле итеп сурәтләнә. Түбәнкамалылар аны ихлас ярата, иҗатын югары бәяли. Бүгенге „Җидегән чишмә“ кичәсе моның ачык дәлиле», — дип ассызыклады.

Рәссамны бу истәлекле көн белән шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев; бүлекнең башкарма директоры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фирдәвис Ханов; координация советы җитәкчесе Хәмзә Баһманов та котладылар. Гомумән, кичә дәвамында Илдус Мортазин адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Театр артисты Нурсәнә Хөсәенова чыгыш ясый
Театр артисты Нурсәнә Хөсәенова чыгыш ясый // Фото ntr-24.ru сайтыннан

Сәхнәдә чыгыш ясаган шәһәрнең иҗат коллективлары, солистлар һәм артистлар кичәнең бизәге булды. Аларның чыгышлары тамашачыны сәнгать дөньясына алып кереп, чарага үзенчәлекле рух һәм җылылык өстәде. Бу очрашу сәнгать сөючеләр өчен генә түгел, ә яшь буын өчен дә әһәмиятле рухи дәрескә, илһам чыганагына әверелде.

«Җидегән чишмә» кичәсе чын сәнгатьнең вакытка буйсынмавын, чын иҗат кешесенең күңелләрдә мәңге яшәвен тагын бер кат раслады.