Шушы максаттан чыгып, шәһәребезнең 11 нче балалар бакчасында «Тукай укулары» исемле әдәбият сәгате оештырылды. Чара нәниләр өчен чын мәгънәсендә онытылмас вакыйгага әверелде.
Сезнең кайчан да булса әкият геройларын чынбарлыкта очратканыгыз бармы? Бу юлы балалар янына әкият дөньясыннан серле кунак — Су анасы үзе «килде». Аның барлыкка килүе нәниләр өчен зур сөенеч һәм гаҗәпләнү мизгелләре бүләк итте.
Әдәбият сәгате барышында балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләрен искә төшерделәр. Нәни китап сөючеләр Тукай геройларын тасвирлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар, ә иң мөһиме — шагыйрьнең яратып укыган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачыларны сокландырдылар.
Балаларның ихлас чыгышлары хәтта әкияти кунакның да күңелен кузгатты — Су анасы күзләрендә серле яшь бөртекләре күренде кебек. Бу мизгелләр әдәбиятның, шигъриятнең никадәр көчле тәэсир итүен тагын бер кат раслады.
«Тукай укулары» нәниләр өчен чын шигърият бәйрәменә әверелде. Ул балалар күңелендә туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт орлыклары салып, озак еллар онытылмас хатирә булып сакланыр.

MAX
