Курск янында бәрелешләр башланырга бер ай кала, Рифкатьне 60 нчы армиянең аерым разведка төркеменә күчерәләр. Аларга дошман тылына үтеп, тирән рейд ясау бурычы куела. Разведчиклар фронт сызыгын кисеп чыккач, яшерен рәвештә фашист гаскәрләре тирәсендә урнашалар һәм рация аша армия штабына бик мөһим мәгълүматлар җибәреп торалар. 1943 елның декабрендә разведчиклар Житомир-Киев шоссе юлында засада корып, немецларның радиостанцияле машинасын кулга төшерәләр, аннары тагын өч автомашинаны юк итәләр. Украинаны азат итү өчен барган сугышларда Рифкать Гайнуллин Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1944 елда армия штабына хәбәр килә: фашистлар Шепетовка шәһәре тирәсендә танклар туплый. Аларның мәкерле планнарын ачыклау өлкән сержант Рифкать Гайнуллин төркеменә йөкләнә. Фронт сызыгын кичеп, якынча 10 чакрым узгач, алар җиңел машинаны туктаталар. Немец мундирларын киеп, шоферга хәрәкәтне дәвам итәргә кушалар. Шул машина белән алар тирә-юньдәге күп кенә дошман объектларын күзәтеп чыгалар.

Висла елгасын кичкәндә разведчиклар фашистларның ныгытылган оборона нокталарын ачыклыйлар, берничә «тел» алып кайталар. Бу батырлыгы өчен Рифкать Гайнуллин II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлану турында хәбәрне дә разведвзвод командиры Р. Гайнуллин рация аша, дошман тылында ишетә. 1945 елда аның взводы Одер елгасын кичеп, Германиянең Силезия өлкәсендә разведка алып бара. Алар бик кыйммәтле мәгълүматларны рация аша безнең 60 нчы армия штабына тапшырып торалар. Бу операция өчен Гайнуллин I дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Әмма документлар югалып, аңа кабат II дәрәҗә Дан ордены тапшырыла. Сугыш тәмамланганнан соң 25 ел узгач кына, Р. Хәйрулла улы Гайнуллин СССР Югары Советы Президиумы Указы белән I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә…

Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» музеенда Р. Гайнуллинның «Сугышта да…» («И на войне…») дигән, үзе кул куйган китабы саклана. Укучылар белән бергә без ветеранның хәрби биографиясен өйрәнеп, аның сугышчан юлы картасын төзедек, герой-якташлары белән элемтәгә кереп, яңа мәгълүматлар тупладык. Геройның һәм аның якташларының хәрби юлларын өйрәнүне дәвам итәбез. Чөнки батырлык — мәңгелек!

Фәрит Вагыйзов, «ХХ гасыр мәктәбе» музее җитәкчесе