Лилия Гыйбадуллина — бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында иң сәләтлеләрнең берсе. Ул фәлсәфи фикерне тирән психологизм белән үреп, укучыны уйландыра торган, катламлы мәгънәләргә бай шигъри энҗеләр иҗат итә. Аның әсәрләре рус, якут, әзербәйҗан телләренә тәрҗемә ителә, төрле антологияләрдә һәм җыентыкларда урын ала.

Очрашу барышында катнашучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыды. Һәр шигырь юлы — йөрәк түреннән чыккан ихлас хис, тыңлаучының күңеленә үтеп кереп, аны уйга сала, дулкынландыра. Кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды: яңгыраган җырлар шигырь моңын тагын да тирәнәйтеп, тамашачы күңелендә яңа бер хисләр дулкыны уятты. Әйтерсең лә, бу залда сүз генә түгел, ә тулы бер рухи дөнья ачылды, һәм ул безне иҗат дәрьясына алып керде.

Кичә кунагы үзе дә иҗатыннан үрнәкләр тәкъдим итте, яңа шигырьләрен укыды. Аның сүзләрендә чагылган милли рух, туган телгә һәм Ватанга мәхәббәт һәркемне илһамландырды. Шигырьләрен яңгыратканда аның сәнгатьле сүз осталыгы, образлылык, метафораларны оста куллануы аеруча ачык тоелды. Чын поэзия, чын сәнгать кешенең күңелен баета, аны рухи яктан үстерә, яшәүгә ямь өсти. Бу очрашу да нәкъ шундый ихласлык һәм матурлык белән сугарылган иде.

26 апрельдә Лилия Гыйбадуллина «Дәвамы бар» исемле җыентыгы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Бу — аның иҗатына бирелгән югары бәя, татар әдәбияты күгендәге абруйлы урынын раслаучы әһәмиятле казаныш.

Кичәгә килгән әдәбият сөючеләр, шагыйрәнең «Дәвамы бар» дигән китабы кебек үк, аның иҗаты да өзлексез дәвам итсен, яңа биеклекләргә ирешсен дигән теләктә калды.

Без дә, әлбәттә, аңа киләчәк иҗат юлында уңышлар телибез. Яңа шигырьләре, яңа әсәрләре белән ул безне тагын да куандырыр, дип ышанабыз. Аның иҗаты, Габдулла Тукай мирасы кебек үк, милли әдәбиятыбыз үсешендә лаеклы урын табар, киләчәктә дә рухи офыкларны киңәйтеп, яңа үрләр яулар.

Гөлнара Хәйруллина, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре