Яраланганнан соң, аны Казан госпиталенә озаталар. Әмма суык көннәр, юлларның өзек булуы, поездларның начар йөрүе аркасында, әнием аның янына барып җитә алмый. Мине — сабый баланы күтәреп — автовокзалдан кире кайтырга мәҗбүр була. Аларга бүтән күрешергә насыйп булмый. Мин әтиемне бер мәртәбә дә күрмәдем.

Безнең балачак та, яшьлек еллары да бик авыр вакытка туры килде. Ашарга җитмәде, өскә кияргә алмаш кием булмады. Мәктәптә укыганда китап-дәфтәрләр дә җитешмәде. Өй җылытырга утын табу да зур мәшәкать иде, шуңа күрә кышын өс киемнәрен салып тормыйча утыра идек.

Әнием һәр кич саен: «Иртәгә балаларыма нәрсә ашатырмын икән?» — дип борчылса да, безне ач калдырмады. Ипи өчен он җитмәгәндә, алабута үләне, бәрәңге кушып пешерә иде. Шул ипинең тәме бүген дә хәтердә. Сигезенче сыйныфка укырга кергәч кенә, хуш исле чын ипи ашый башладым.

Безнең әни аш-суга оста иде, шуңа күрә аны тракторчыларны ашатырга билгеләделәр. Әмир абыем белән кырда эшләүче механизаторларга кайнар ризык ташый идек. Кайчакта көненә ун чакрымнан артык юл үтәргә дә туры килә иде.

Без үскән чорда ипи — тормышның иң зур байлыгы булды. Балаларга балык мае эчерәләр иде. Ә инде кесәгә бер-ике тиен акча керсә, кибеттән килька алып, урамда утырып сөенеп ашый идек.

Яз җиткәч, колхоз кырларыннан туңып калган бәрәңге җыярга йөри идек. Сазга батып, өшеп кайткан чаклар да хәтердә. Өйдә эш күп булса да, әни белән икәү генә калган вакытларда, мин аңа әтинең фронттан килгән хатларын укый идем. Хатларда үз исемемне ишетү, әтинең миңа юллаган сәламнәрен тыңлау күңелемә зур юаныч бирә иде.

«Әтиең кайтыр әле, кызым», — дип юатса да, әниемнең күзләре һәрчак яшьле булды. Ул вакытта аның йөрәгендә күпме сагыш, күпме өмет булганын аңлап бетермәгәнмен. Мин әтигә охшаган кешене күрсәтүен сораганда, аның йөрәге ничек өзгәләнгәндер…

Мәктәпне тәмамлагач, кичләрен шәфкать туташлары әзерли торган сигез айлык курсларда укыдым. Соңрак «Авангард» газетасында корректор һәм тәрҗемәче булып эшләдем. Аннары Казан һәм Красноярск медицина институтларында белем алдым. Башта шәфкать туташы, соңрак табибә булып эшләдем. Хезмәт стажым — 50 ел. 1988 елда миңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелде. Эш дәверендә алынган Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын, спорттагы уңышларым өчен бирелгән дипломнарны әнием авылда кадерләп саклады.

Сугыш чоры авырлыкларын без туганнарым белән бергә күтәрдек. Гаиләдә әти урынына калган, әнигә төп ярдәмче булган Нәбиулла абыем Мәскәү авиация институтын тәмамлагач, авиаконструктор, соңрак автоконструктор булып эшләде. 1961 елда ул Байконурда космонавтларны каршы алуда катнашкан, хәтта Хрущевны күрүе турында сөйли иде. Әмма хезмәте серле булганга, чит илләргә чыгарга рөхсәт итмәделәр. Абыем 70 яшендә вафат булды.

Әтием сугышка киткәндә биш яшьтә калган апам Фәсәгатьбану Мәскәү янында торф чыгаруда эшләде, аннары алты бала үстерде. Сыер савучы булып эшләгәндә, аны депутат итеп тә сайладылар.

Сугыш башланганда өч яшьлек кенә булган Әмир абыем көн саен: «Әтине алып кайтыгыз!» — дип елап, әнинең дә, туганнарның да күңелен өзгәли иде. Армиядән соң аны Байконурга командировкага җибәрделәр. Авыр хезмәт аның сәламәтлеген какшатса да, ул әни йортын матурлап яңартты, нигезне саклап калды. Мин дә, мөмкинлек булган саен, туган авылыма кайтырга тырышам.

Авыр сугыш еллары артта калды. Әмма халыкның бердәмлеге, сабырлыгы, батырлыгы сыналган Бөек Ватан сугышының бер генә көне дә онытылырга тиеш түгел. Ул елларның хәтере — безнең йөрәкләрдә.

Гөлфизә Зөлкарнаева