1938 елның сентябрендә әтиемне армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка – яңа гына сугыш тынган Хасан күле буена җибәрәләр. Анда рәсми бәрелешләр тәмамланган булса да, япон диверсантлары һәм шпионнары чикне еш бозып тора. Әти шушы дошман төркемнәрен юк итү буенча үткәрелгән операцияләрдә күп тапкырлар катнаша.
1939 елда Халхин-Гол янында япон гаскәрләре тар-мар ителгәннән соң, ул Находкада, аннары Магаданда хезмәт итә. Хезмәт срогы тәмамланып, туган якка кайтырга приказ көткәндә, илгә фаҗигале хәбәр килеп ирешә: немец-фашист илбасарлары Советлар Союзына һөҗүм итә.
1943 елга кадәр әтием Ерак Көнчыгышта дәүләт чиген саклый, аннары аларны Көнбатыш фронтка озаталар. Ул Курск дугасындагы аяусыз сугышларда катнаша. Әтиемә 18 тапкыр парашют белән дошман тылына төшәргә туры килә. Партизан отрядларын корал, азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул медаль белән бүләкләнә.
Мирзаһит Шәймурзин шулай ук Киев, Житомир, Тернополь, Львов шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Польша һәм Германия җирләрендә дә дәһшәтле сугыш юлларын үтә. Ике тапкыр машинасы минага эләгеп шартлый, әмма ул исән кала. Контузия ала, агулы газ тәэсирен дә кичерә.
Бер бәрелеш вакытында, биленә гранаталар тагып, ут чәчеп торган дзотка шуышып барып җитә ул. Амбразурага граната ыргытып, пулеметны шартлата, аннары дзот эченә бәреп кереп, фашистларны юк итә. Күрсәткән батырлыклары өчен «Фашистлар Германиясен Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңү көнен ул Чехословакиядә каршы ала.
1946 елның сентябрендә, туган авылыннан китүенә сигез ел үткәч, дөньяның ачысын-төчесен күргән, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан әтием туган якларына әйләнеп кайта.
Әтием әниебез Саҗидә Шәйхелислам кызы белән матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Тырыш хезмәтләре, кешеләргә карата мәрхәмәтле булулары белән авылдашлары арасында хөрмәт казандылар.
Кызганыч, әтиебезнең гомере озын булмый. Озакка сузылган каты авырудан соң, 59 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны бакыйлыкка күчә.
Бүген аның якты истәлеге, батырлыгы һәм кылган игелекле гамәлләре күңелләребездә яши. Без аның белән горурланабыз.
MAX
