«Өченче буын университеты» проекты кысаларында 40лап студент төркеме оештырылган. Быелгы уку елында беренче тапкыр ротангтан үрү факультеты ачылган. Әлеге юнәлешне Әлфия Хаҗиева алып бара. Ул үзе инде күп еллар ротангтан матур-матур эшләнмәләр ясый.
«Өченче буын университеты» җитәкчесе Людмила Николаевна минем эшләрне күреп, миңа әлеге факультетны ачарга, башкаларны да бу һөнәргә өйрәтергә тәкъдим итте. Бу турыда игълан иткәч, бер көн эчендә үк төркем тупланды. Октябрь аенда укулар башланды. Иң беренче чиратта ротанг белән эшләү нигезләренә басым ясадым. Хәзер инде студентларыбыз төрледән-төрле әйберләр ясый», — ди Әлфия ханым.
Әлеге факультет чыннан да зур кызыксыну уяткан. Түгәрәк эше атнага ике тапкыр үткәрелә. Студент-пенсионерлар арасында бер ир-ат та бар икән.
Ротангтан үрү бүген бик популяр юнәлешләрнең берсе булып санала. Уку дәверендә факультетта белем алучылар төрле зурлыктагы кашполар, кәрзиннәр, вазалар, кош оялары һәм башка кул эшләнмәләре ясарга өлгергән. Хәзерге вакытта алар пасха кәрзине ясау нигезләрен өйрәнә.
Күпчелек бу әйберләрне өйне, бакчаны бизәү өчен ясый. Бүләккә дә бик яхшы, диләр.
«Шундый яратып үрәбез. Төрле-төрле ысуллар, схемалар өйрәндек. Укыту бик яхшы оештырылган, Әлфия Рәхимҗановнага зур рәхмәт. Инде үзебезне чын осталар итеп хис итәбез. Барысы да бик кызыклы. Хәзер бер дә тик утырасы килми, үрәсе генә килеп тора», — дип сөйләде безгә Валентина Андреева.
Әлеге укулар «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Факультетка лаеклы ялда булган, шулай ук әле эшләп йөрүче пенсионерлар да йөри. Һәркем үз эше белән канәгать, яңа һөнәр үзләштерүенә бик шат.
«Өченче буын университеты» проектының быелгы сезоны инде ахырына якынлаша. Апрель аенда өлкән яшьтәге студентларның чыгарылыш кичәсе узачак. Анда аларның кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә дә оештырылачак.
Гөлназ Хәйретдинова
MAX
