Әхсән Фәтхетдинов 1939 елның 7 июнендә Татарстан АССРның Чирмешән районы Вагап авылында дөньяга килә. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлагач, Куйбышев өлкәсендәге Камышлы педагогика училищесына укырга керә. Аннары Свердловск өлкәсендәге Түбән Тагил педагогика институтының сәнгать-графика факультетында белем ала.
1966 елда югары уку йортын тәмамлагач, аны институтта сынлы сәнгать кафедрасында ассистент итеп калдыралар. Әмма язмышы аны тиздән Түбән Кама белән бәйли. 1969 елда Әхсән Сәлим улы РСФСРның Татарстан сәнгать фондындагы Түбән Кама бүлегенә рәссам-бизәүче булып эшкә килә һәм өч дистә ел гомерен шәһәребезнең мәдәни мохитен баетуга багышлый.
Бүген Түбән Кама йөзен Әхсән Фәтхетдинов иҗатыннан башка күз алдына китерү кыен. Ул шәһәрдәге күп кенә биналарны һәм җәмәгать объектларын сәнгатьчә бизәүдә катнаша. Музыка училищесы, энергетика төзелеше техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, аттракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары — болар барысы да рәссам кулы тигән урыннар. Аның әсәрләре Татарстан, Россия музейларында һәм чит ил күргәзмәләрендә саклана. Түбән Кама шәһәр музеенда рәссамның «Үсә шәһәр» һәм «Көмешсу шәһәргә багышлана» исемле картиналары урын алган. Шулай ук Бакый Урманчега багышланган зур портреты шәһәребезнең 2 нче татар гимназиясен бизи.
Әхсән Фәтхетдинов иҗатының төп үзенчәлеге — аның тирән милли рух белән сугарылуы. Ул аерым темаларга багышланган зур цикллар иҗат итәргә ярата. Аның тәүге киң танылу алган серияләренең берсе — агачтан ясалган илледән артык сынны үз эченә алган «Шүрәле» циклы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай шигырьләре», «Халык шагыйре», «Тукай кабере» кебек әсәрләрендә рәссамның милли шигърият даһиена булган мәхәббәте һәм хөрмәте ачык чагыла. Ә иң тирән мәгънәле иҗат җимешләренең берсе — «Кабер ташлары» рельефлар сериясе. Ул татар халкы кичергән фаҗигаләргә, югалтуларга багышланган. Бу әсәрләр шагыйрь Равил Фәйзуллин шигырьләре тәэсирендә туа.
Әхсән Фәтхетдиновны сәнгать дөньясында аеруча таныткан хезмәт — «Ияләр» («Саклаучы рухлар») циклы булды. Илледән артык әсәрдән торган әлеге сериядә рәссам татар халкының исламга кадәрге мәдәни катламын, борынгы ышануларын сәнгать теле белән ачып бирә. Татар сынлы сәнгате тарихында бу темага беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче дә нәкъ менә ул була. Репрессия корбаннарына багышланган «Рәнҗетелгәннәр» исемле агач сыннар сериясе дә рәссам иҗатында аерым урын алып тора. Бу әсәрләрдә халык язмышы, сагыш, югалту һәм рух ныклыгы тирән чагылыш таба.
Әхсән Сәрим улы иҗат белән генә чикләнмичә, шәһәр халкы арасында эстетик тәрбия эшенә дә зур өлеш кертә. Ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, предприятиеләрдә, «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсе кичәләрендә еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.
1992 елда рәссамның шәхси күргәзмәсе Венгриядә оештырыла. Аның ачылышында хәтта Венгрия президенты да катнаша. Шул ук елны рәссам әсәрләрен президент фонды сатып ала, алар Казанның Милли-мәдәни үзәгенә урнаштырыла. 1993 елда Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» циклы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була. 2001 елда аңа «Татарстан Республикасының халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелә. Ә 2006 елда ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
1999 елда сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре, шәһәрне бизәүгә керткән өлеше, татар мәдәниятен үстерүдәге казанышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Әхсән Сәрим улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.
2016 елда Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендәге Кама яр буенда рәссамның музее ачылды. Бүген ул сәнгать сөючеләрне, яшь рәссамнарны, милләт тарихы белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә торган рухи үзәк булып хезмәт итә.
Әхсән Фәтхетдинов 2012 елда арабыздан китте. Әмма аның иҗаты, милли рух белән сугарылган әсәрләре, татар халкының үткәне һәм киләчәге турында уйланырга мәҗбүр иткән сәнгате бүген дә яши. Ул халкыбыз хәтерендә милләт рухын рәсемнәр һәм сыннар аша мәңгеләштергән олы шәхес булып саклана.
Рустам Сафин
MAX
