Волонтёрлар хәрби хезмәткәрләр белән даими элемтәдә тора. «Өйгә кайтсаң да, башыңда уйлар: нәрсәнедер табарга кирәк, кайдандыр сатып алырга, җыярга, кемгәдер җибәрергә. Солдатлар үзләре дә шалтырата. Кирәкле әйберләрен сорыйлар. Аңлыйсыздыр: бергәләп эшләсәк, нәтиҗә яхшырак булачак», — ди «Гуманитарка. Татарстан» төркеме волонтёры Татьяна Никифорова.
Бу юлы гуманитар йөк Луганск, Старобельск, Донецк һәм Запорожьега җибәреләчәк. «Үтенечләр бик күп, анда егетләргә җиңел түгел. Барын да канәгатьләндерә алмыйбыз, ләкин без җибәргән күләм — ай саен 45 тонна, плюс сәнәгать предприятиеләре бик зур ярдәм күрсәтә», — диде Түбән Кама шәһәре мэры, муниципаль район башлыгы Радмир Беляев.
Моннан тыш, гуманитар ярдәмне озаткан вакытта, традиция буенча, МХО башланган чордан ярдәм күрсәткән волонтёрларга медальләр һәм төсле билгеләр тапшырылды, шулай ук актив волонтёр хәрәкәте катнашучыларына рәхмәт хатлары бирелде.


MAX