29-01 номерлы йортның техник әзерлеге бүгенге көндә 59 процентка җиткән. Объектта түбә ябу эшләре алып барыла, тәрәзәләр урнаштырыла, инженерлык челтәрләре монтажлана, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре дә башланган.

29-02 номерлы йортта исә эшләр тагын да алгарак киткән — биредә әзерлек дәрәҗәсе 65 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта бинаның фасадын буяу, эчке бизәү эшләре башкарыла. Моннан тыш, тәрәзәләр кую һәм инженерлык системаларын урнаштыру дәвам итә.

Ике йортны да агымдагы елда төзеп бетерү планлаштырыла. Яңа фатирлар шәһәр халкы өчен уңайлы һәм заманча яшәү шартлары тудыруда мөһим адым булачак.