Акциядә катнашучылар монумент каршындагы мәйданчыкка меңнән артык шәм тезде. Нәтиҗәдә, утлардан данлыклы 80 нче чаңгы батальоны сугышчысы сурәте барлыкка килде. Караңгы иңгән мәйданда балкыган бу рәсем Ватан өчен башын салган каһарманнарга мәңгелек хөрмәт билгесе булды.
Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Ил тарихындагы иң фаҗигале чор 1941 елның 22 июнендә башланган. Моннан 85 ел элек фашист гаскәрләре, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзы җиренә бәреп керә. Сугышның беренче көннәрендә үк дистәләгән мең кеше һәлак була. Алар арасында фронтка барып та җитә алмаганнар да булган.
— Бу — хәтер көне. Без окопларда, фронтта һәлак булган кешеләрне искә алабыз, — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советы рәисе Григорий Китанов.
Шәһәр халкы арасында ул дәһшәтле еллар турында гаилә истәлекләрен саклаучылар күп. Шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова да сугыш корбаннары арасында үзенең бабасы булуын сөйләде.
— Минем бабам Фёдор фронтка барып җитә алмыйча һәлак булган. 1941 елның июлендә алар барган йөк машинасын бомбага тоталар. Ул әбиемә бердәнбер хат язып өлгерә: «Лена, кәҗәне сат, балаларны ашат, алар ач калмасын», — дип искә алды ул.
«Сугышның утлы картинасы» акциясе Түбән Камада өченче ел рәттән үткәрелә. Ел саен Җиңү монументы янындагы мәйдан хәтер полотносын хәтерләтә: катнашучылар шәмнәр ярдәмендә Бөек Ватан сугышына багышланган символик сурәтләр тудыра. Быелгы композициянең үзәгендә — Великие Луки шәһәре янында батырларча һәлак булган 80 нче чаңгы батальоны сугышчысы образы. Бу батальон тарихы Татарстан һәм Түбән Кама өчен аеруча кадерле.
— Быел без үзебезнең 80 нче чаңгы батальоны сугышчысы рәсемен ясадык. Без каһарманнар истәлеген хөрмәт итәбез һәм ул киләчәк буыннар күңелендә дә сакланыр дип ышанабыз, — диде «Түбән Кама волонтерлар үзәге» директоры урынбасары Татьяна Аюпова.
Акция төрле буын вәкилләрен берләштерде. Монумент янына килгән йөзләгән кеше бергәләп хәтер утларын кабызды, батырлар рухына хөрмәт күрсәтте. Шәмнәрдән балкыган рәсемнәр вакытлыча гына булса да, аларның мәгънәсе мәңгелек: Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәрнең батырлыгы онытылмый, хәтер утлары сүрелми.

Алмаз Кашаев
MAX
