Киңәшмәдә шәһәрдәге техник спортның барлык юнәлешләрен бер федерация канаты астына туплап, аларны системалы рәвештә үстерү турында карар кабул ителде. Төп максат — яшьләргә хәвефсез шартларда техника белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрдә әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар юк. Шуңа күрә тизлеккә һәм мотор тавышына мөкиббән яшьләр төнлә шәһәр урамнарында чаба. Бу исә юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра. Шуңа күрә узыш рухын һәм адреналинны үз иткән кешеләр өчен махсус мәйданчык булдыру зарур. Анда спортчылар күнегүләр үткәрә дә, төрле дәрәҗәдәге ярышлар да оештыра алыр иде. Бу фикер белән техник спорт белән Җитди шөгыльләнүчеләр дә тулысынча килешә.
— Безнең төп игътибар балаларга һәм яшүсмерләргә юнәлергә тиеш. Аларның шөгыльләнер, күнегүләр үткәрер һәм төрле ярышларда катнашыр өчен махсус мәйданчыгы булуы мөһим, — дип билгеләде Рәмис Амиров.
Беренче киңәшмәдә шулай ук киләчәктәге спорт мәйданчыгының урыны турында фикер алыштылар. Бер урында төрле техник спорт дисциплиналары, шул исәптән картинг белән дә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыру күздә тотыла.
Бүген Түбән Камада техник спортның 17 юнәлеше эшли, аларда 2,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Алга таба әлеге юнәлешләр барысы да бердәм федерация составына керәчәк.
Татарстан Республикасы Мотоспорт федерациясе президенты Наил Хөбәтуллин бу башлангычны югары бәяләде.
— Безнең төп максат — шәһәр буйлап уйламыйча зур тизлектә йөреп, кешеләрнең хәвефсезлегенә янаган яшьләрне рәсми спортка Җәлеп итү. Бүген бу бик Җитди проблема. Шуңа күрә мондый клуб һәм федерация булдыру — бик кирәкле һәм вакытлы карар. Мин аны тулысынча хуплыйм, — диде ул.
Түбән Кама Техник спорт төрләре федерациясе рәисе Евгений Пенкин сүзләренә караганда, районда квадроцикл, эндуро, мотоджимхана һәм спорт байклары кебек берничә юнәлешне актив үстерү планлаштырыла.
Очрашу ахырында Татарстан Мотоспорт федерациясе президенты белән Түбән Кама муниципаль районы Техник спорт төрләре федерациясе рәисе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

MAX
