Проект кысаларында укучылар яраларга бәйләвеч салу, кан китү төрләрен аеру, Җәрәхәтләр вакытында ярдәм күрсәтү, кеше сулыш ала алмаганда яки эпилепсия өянәге булган очракта дөрес гамәлләр кылу кебек тормышта еш очрый торган хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр. Дәресләр теория белән генә чикләнмичә, гамәли күнегүләр рәвешендә дә үткәрелде.
Әлеге проектны тормышка ашыруда мәктәп Җитәкчеләре, укытучылар, коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм волонтерлар зур көч куйды. Алар балаларга беренче ярдәм күрсәтүнең иң мөһим алымнарын өйрәтеп кенә калмыйча, гадәттән тыш хәлләрдә каушап калмаска да өйрәтергә тырыштылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Кызыл Хач Җәмгыятенең башкарма директоры Дмитрий Каменский билгеләп үткәнчә, проект кысаларында балалар бик Җитди әзерлек курсы узган.
— Уку программасына көндәлек тормышта килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләр кертелде һәм шул вакытларда ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеген өйрәттек. Безнең коткаручылар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: киеренке хәлдә кеше үзенең белем дәрәҗәсенә түгел, ә ныклап үзләштергән күнекмәләренә таянып эш итә. Шуңа күрә практик әзерлеккә аеруча зур әһәмият бирелде, — диде ул.
Проект Татарстан Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Укыту курслары Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм Алабугада үткәрелгән. Барлыгы 400дән артык осталык дәресе оештырылган, аларда 1000нән артык мәктәп укучысы катнашкан.
Проект өчен методик материаллар әзерләүдә катнашкан Татарстан Республикасы буенча Россия Кызыл Хач Җәмгыятенең проект менеджеры Валентина Чернявская балаларны беренче чиратта тормышта кирәк булачак иң гади ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтү мөһимлеген ассызыклады.
— Балалар дөрес реакция ясарга өйрәнергә, беренче ярдәм күрсәтү кебек гади гамәлләрне белергә тиеш. Без иң беренче чиратта көндәлек тормышта кирәк булачак күнекмәләрне өйрәтәбез. Өлкәнрәк укучылар белән исә программа тагын да киңрәк, — дип аңлатты ул.
Проектка йомгак ясау уңаеннан уздырылган «түгәрәк өстәл» утырышында катнашучылар әлеге башлангычны тагын да камилләштерү юллары турында фикер алышты. Белгечләр фикеренчә, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә балаларны мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтү гадәттән тыш хәлләрдә кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә ала.
Шунысы да мөһим: проект киләчәктә дә дәвам итәчәк. Димәк, шәһәрнең тагын да күбрәк укучысы тормыш өчен мөһим булган әлеге белемнәрне үзләштерү мөмкинлегенә ия булачак. Белгечләр ышануынча, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә ия булган яшьләр саны арткан саен, Җәмгыятьтә иминлек дәрәҗәсе дә югарырак булачак.

MAX
