8 июльдә Татарстанның Кама аръягы төбәгенә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән ясалган массакүләм һөҗүм нәтиҗәсендә Түбән Камадагы кайбер предприятиеләргә зыян килгән. Ашыгыч хезмәтләр вакыйга урынында оператив эш алып барган, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча кирәкле чаралар күрелгән.

Һөҗүм вакытында берничә кеше зыян күргән, Җәрәхәтләре Җиңел дәрәҗәдә дип бәяләнә. Пациентларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев хастаханәгә барып, аларның сәламәтлек торышы белән танышты. Табиблар хәлләрен даими күзәтә, фаразлар уңай.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Радмир Беляев БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү һәм шәһәр халкына ярдәм күрсәтү эшләрен шәхси контроленә алган.

Белгечләр әйләнә-тирә мохит торышын тикшерүне дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Роспотребнадзор һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе хезмәткәрләре Вахитов урамында, шулай ук Төзүчеләр һәм Вокзал урамнары киселешендә һава сыйфатын тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча, һаваның пычрануы ачыкланмаган. Моннан тыш, шәһәрнең торак зонасында, Прости авылы һәм Төзүчеләр бистәсе районнарында автоматлаштырылган контроль постлары ярдәмендә өстәмә мониторинг үткәрелә.

— Һавага чыгарылган зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күрсәткечләреннән артуы теркәлмәде. Төтен һәм чит исләр ачыкланмады. Гамма-фон да норма чикләрендә, — дип белдерде Радмир Беляев.

Түбән Кама мэры шулай ук пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмен фотога яки видеога төшереп, әлеге материалларны социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга урнаштырган өчен Җаваплылык каралуын искәртте.

— Әгәр күктә пилотсыз очу аппаратын, һава һөҗүменнән саклану системалары эшен яки һөҗүм нәтиҗәләрен күргәнсез икән, социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга аларның фото һәм видеоларын урнаштырмагыз. Кадрда мөһим мәгълүмат юк кебек тоелса да, мондый язмалар дошманга безнең хезмәтләр эше турында мәгълүмат алырга һәм алга таба һөҗүмнәргә төзәтмәләр кертергә ярдәм итә ала, — дип искәртте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.