Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, шулай ук Түбән Кама мэры Җитәкчелегендәге махсус комиссия Чәбия урамындагы 3 нче йортта алып барылган төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар. Әлеге йорт 12 июньдә БПЛА һөҗүменнән зыян күрде.

Авария хәлендәге тимер-бетон конструкцияләрне демонтажлау тулысынча тәмамланган. Хәзер белгечләр территорияне чистартып, йортның төзекләндерү эшләре өчен әзерлеген тәэмин итә. Шушы көннәрдә Чәбия урамындагы 3 нче йортта яңа блок конструкцияләрен урнаштыру эшләре башланачак.

— Демонтаж эшләре вакытында, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, без көндез бер сменада гына эшләдек. Хәзер исә ике сменага күчәчәкбез, — дип ассызыклады «Профит» компаниясенең башкарма директоры Анатолий Кондюков.

Бу мәсьәләне шәһәр һәм республика Җитәкчелеге даими контрольдә тота. Бүген Чәбия урамындагы 3 нче йортта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булды. Марат Айзатуллинга төзекләндерү эшләре барышы турында хисап тоттылар. Эшләр графиктан алда бара.

Фотолар НМР сайтыннан

— Безгә Татарстан профсоюзы зур ярдәм күрсәтте. Зыян күрүчеләр санаторийда яшиләр. Шулай ук күпчелек түбәнкамалылар вакытлыча фатирларга урнаштырылды. Бу — муниципалитет ярдәме белән башкарылды. Барлык шартлар да тудырылган, — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Түбәнкамалыларның үз фатирларына ике айдан соң кайтулары көтелә. Төзекләндерү эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.