Түбән Кама Сабантуеннан соң инде бер ай узып китсә дә, аннан алган Җылы тәэсирләр турында район газетасына язып Җибәрергә булдым. Чөнки халкыбызның бу милли бәйрәме быел аеруча үзенчәлекле һәм истә калырлык булды.
Бәйрәм кунаксыз булмый, дигәндәй, бу юлы шәһәребезнең 60 еллыгына багышланган Сабантуйга кунакларның аеруча кадерлеләре килде. Беренчедән, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе безне зурлап килсә, икенчедән, тугандаш Якутия — Саха Республикасыннан зур делегация килде. Шулай итеп, үзебезнең гадәти Сабантуй тамашасы гына түгел, якутларның Ысыах милли бәйрәме күренешләрен дә күзәтә алдык. Концертлары һәм халык уеннары белән беррәттән, якутларның милли көрәш буенча күрсәтмә чыгышларын да кызыксынып карадык.
Безнең өчен тагын бер олы вакыйга: Түбән Кама Сабантуеның төрле еллардагы көрәш батырларын чакырып кунак иттеләр. Алабугадан (хәзер ул шунда яши) иң танылган батырларыбызның берсе, Татарстанның атказанган спорт остасы, Түбән Каманың классик көрәш буенча беренче СССРның спорт остасы Фазыл Әхмәтҗанов та килгән иде. Рөстәм Нургали улы безнең янга елмаеп килде, һәркайсыбызны кул биреп сәламләде, аның белән истәлеккә фотога да төшерделәр. Көрәш ветераннарына истәлекле бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.
Менә шунысына да минем һәм көрәшче иптәшләремнең бик тә күңеле булды. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтим әле: көрәш ветераннарын болай зурлау Сабантуйда гына түгел, язын «Шинник» спорт комплексында атаклы батыр Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында да булган иде. Анда безне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Радмир Илдар улы татарча көрәшне үстерү өчен хакимияттән ярдәм күрсәтеләчәген дә әйтте.
Инде шунысын да әйтми кала алмыйм: көрәш ветераннарын, Сабантуй батырларын болай зурлауның башлап йөрүчесе — Н. А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы һәм Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Рөстәм Ганиев.
Ул халкыбызның яраткан спорт төре булган татарча көрәшне үстерү өчен күп көч куя. Без, көрәш ветераннары, Рөстәм Мәҗит улына бик тә рәхмәтле, аның үз урынында әле тагын күп еллар эшләвен телибез. Һәм үзебез дә көрәшне пропагандалауда көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә ышандырабыз.


MAX
